Грипп вирусы мутацияләр нәтиҗәсендә даими үзгәрә.
Грипп вирусы мутацияләр нәтиҗәсендә даими үзгәрә. Узган елгы вакцина яклау тәэмин итә алмый, шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк. Бу хакта РИА Новости Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Наталья Скрипченкога нигезләнеп яза, ди хәбәр итә «Татар-информ» МА.
«Грипп вирусы мутацияләр нәтиҗәсендә даими үзгәрә, шуңа күрә узган елгы вакцина яңа вариантлардан ышанычлы яклау тәэмин итә алмаска мөмкин. Шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк», — диде Скрипченко.
Аның сүзләренчә, бу эпидемия сезонында гриппка каршы вакциналар составы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча тулысынча яңартылган, өч штамм компоненты да алыштырылган.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев