«Зилант» спорт мәктәбе укучылары теннис буенча призлы урыннарга лаек булды.
Казанда 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Кукмараның «Зилант» спорт мәктәбе укучылары, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, берьюлы берничә разрядта призлы урыннар яуладылар.
КОМАНДА РАЗРЯДЫ:
Егетләр командасы — 3нче урын:
- Ранил Әхкәмов,
- Илнур Бәйрәмов,
- Әмир Габидуллин.
Кызлар командасы — 3нче урын:
- Арина Буравова,
- Элиза Буравова,
- Дарья Димитриева.
ХАТЫН-КЫЗЛАР ПАРЛЫ РАЗРЯДЫ:
- 1нче урын — Арина Буравова (Кукмара) һәм Ясмин Госманова (Казан).
- 2нче урын — Элиза Буравова (Кукмара) һәм Регина Вахрушева (Казан).
Фото: «Зилант» спорт мәктәбе
Нет комментариев