Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырыннан да иртәрәк формалашмаячак. Күрәсең, бу декабрь башында гына булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.
Белгеч сүзләренчә, киләсе атнада көтелгән беренче карлар җирдә озак ятмаячак. Ял көннәрендә һава температурасы +7 градуска кадәр күтәрелеп, көчле яңгыр явуы нәтиҗәсендә кар эреп бетәчәк. «Якынча фаразлар буенча, тотрыклы кар катламы ноябрьнең соңгы биш көнендә генә ятарга мөмкин, әмма, мөгаен, бу декабрь башында булачак», – дигән синоптик.
Шулай ук метеоролог кышкы сезонга озак вакытлы фаразларның төгәллеге югары булмавын искәрткән. Аларның аклану дәрәҗәсе нибары 60–65 проценттан бераз гына артып китә. Шуңа күрә җылы көздән соң һичшиксез салкын кыш киләчәк яки кар күп явачак дигән фикерләрнең фәнни нигезе юк.
Нет комментариев