17 ноябрьдә Татарстанда томан һәм бозлавык булуы көтелә
Соңгы яңалыклар

17 ноябрьдә Татарстанда томан һәм бозлавык булуы көтелә

Сак һәм игътибарлы булыгыз!

17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан һәм юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә урамда йөргәндә сак булырга киңәш итәләр. Шулай ук реклама такталары астында яшеренмәскә, бары тик билгеләнгән урыннарда гына юл аркылы чыгарга тәкъдим ителә.

«Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — дип искәртәләр ведомствода.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев