Кукмара районыннан Рузия Габдрахманова Халыкара классы спорт остасы исеменә лаек булды
Спорт

Кукмара районыннан Рузия Габдрахманова Халыкара классы спорт остасы исеменә лаек булды

Районыбызда хатын-кызлар арасында мондый титуллы спортчы әлегә ул бердәнбер.

Район тарихында зур вакыйга! Кул көрәше буенча күптапкыр Татарстан һәм Идел буе федераль округы турнирлары җиңүчесе, дүрт тапкыр Европа, хатын кызлар арасында дүрт тапкыр Россия чемпионы, үз яшьтәшләре арасында биш тапкыр Дөнья чемпионы, кул көрәше буенча Россия спорт остасы исемен йөртүче Рузия Габдрахманова бу атнада Һиндстаннан зур дәрәҗә — Халыкара классы спорт остасы дигән исем белән кайтты. Районыбызда хатын-кызлар арасында мондый титуллы спортчы әлегә ул бердәнбер.

— Нью-Делида кул көрәше буенча дөнья беренчелеге һәм чемпионаты 26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр узды. Ярышларда 65 илдән 1600дән артык спортчы катнашты, — ди «Батыр» өстәмә белем бирү үзәге тренеры буларак, шактый егет-кызларны спортның әлеге төренә тарткан данлыклы остаз. — Беренче ике көнне көрәш 40 яшьтән узганнар арасында барды. Анда, ягъни гранд-мастерлар арасында, уң һәм сул кулда да беренчелекне алып, чемпион калдым. Аннан соң, ике көн дәвамында балалар арасында булды, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә көч сынашты. 

Әлеге бәйгегә Рузия үзенең шәкерте, 1нче гимназиядә укучы Азалия Ганиева белән бара. 14 яшьлек Азалия дә, уңышлы чыгыш ясап, үз үлчәү авырлыгында өченче урынны яулый, спорт остасы кандидаты нормативын үти. 

Дөнья беренчелегенең иң хәлиткеч минутлары соңгы көннәргә калдырыла. Чөнки бу юлы Җир шарының төрле төбәкләреннән килгән иң көчле хатын-кызлар, ир-атлар, яшь аермаларына бүленмичә, үзләре арасыннан иң көчлеләрне ачыклыйлар. 

Рузия Габдрахманова: «Россия җыелма командасы киеме белән чыгыш ясап, җиңгәч Россия әләме күтәрелүе, Россия гимны яңгыравы әйтеп бетермәслек горурлык хисе уятты һәм Һиндстан безнең йөрәгебездә мәңгегә калды».
Рузия Габдрахманова: «Россия җыелма командасы киеме белән чыгыш ясап, җиңгәч Россия әләме күтәрелүе, Россия гимны яңгыравы әйтеп бетермәслек горурлык хисе уятты һәм Һиндстан безнең йөрәгебездә мәңгегә калды».

Рузиянең сул кулы көчлерәк. Әмма сул кулы белән көрәшкәндә ул кечкенә генә бер ялгышлык — терсәгенең аз гына өстәлдән чыгып китүе нәтиҗәсендә иң нык спортчыларны да аянычтан еларга мәҗбүр итүче дүртенче урында кала. Ә икенче көнне исә, уң кулы белән үзеннән шактый зур гәүдәлеләрне җиңеп, Казахстан спортчысына гына җиңелеп, мактаулы өченче урынны ала. Нәтиҗәдә Рузия Халыкара классы спорт остасы дигән исемнең квалификациясен үти. Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче әнисе Суфияның 75 яшьлек юбилее көнне әнә шундый мактаулы исем белән туган йортына кайтып керә якташыбыз. 

...2002 елда Кукмарага күрше районнан Сабантуйга килгәч, юри генә мәйданга чыгып кул көрәштергән һәм беренчелекне алган Рузия очраклы гына бездә төпләнеп кала. Ул чактагы спорт комитеты рәисе Илгиз абый Салихов, Айрат Вахитовлар үзен күреп алып, Чистайда үткәреләчәк «Авыл уеннары»нда Кукмара исеменнән чыгыш ясарга кодалыйлар, хәтта Илгиз абый аны үзенә пропискага да кертә. 

— Ничә ел чит илләрдә чыгыш ясый алмаганга күрә, Дөнья чемпионатында катнаша алмадык, — ди чемпион. — Ә быел шундый мөмкинлек булды. Россия җыелма командасы киеме белән чыгыш ясап, җиңгәч Россия әләме күтәрелүе, Россия гимны яңгыравы әйтеп бетермәслек горурлык хисе уятты һәм Һиндстан безнең йөрәгебездә мәңгегә калды.

Фото: шәхси архивтан


Нет комментариев