Үлгәннәрнең өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрергә кирәкме?
Без төрле, әмма бердәм

Үлгәннәрнең өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрергә кирәкме?

Имам үлгәннәрне мөмкин кадәр ешрак искә алырга һәм алар өчен Аллаһтан сорарга кирәк дип сөйләде.

Мөселманнарга үлгәннән соң өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрергә кирәк. Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Күз алдына китерегез: сезне күмделәр һәм сезнең турыда оныттылар. Балалар сезнең өчен дога укымый, бернәрсә дә эшләми, һәм сез анда берүзегез Аллаһ каршында җавап бирәсез. Ә сезнең кайчандыр намазыгыз калган булган, кайчандыр ураза тотмагансыз. Шуңа күрә киткәннәргә һичшиксез ярдәм итәргә кирәк», — дип билгеләде хәзрәт үзенең социаль челтәрләрендә.

Ул үлгәннәрне мөмкин кадәр ешрак искә алырга һәм алар өчен Аллаһтан сорарга кирәк, дип өстәде.

«Мөмкинлек булса, көн саен укы. Мөмкинлек булса, көн саен мохтаҗларны ашатыгыз һәм сәдака бирегез. Әгәр мөмкинлек булмаса, моны берничә тапкыр булса да эшләгез. Киткәннәрне онытмагыз», — дип йомгаклады имам.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев