Яңа ел алдыннан балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Соңгы яңалыклар

Яңа ел алдыннан балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк

Гыйнвар пособиеләре февральдә гадәти график буенча киләчәк.

2026 елның декабренә кайбер балалар пособиеләрен вакытыннан алда — гыйнварда түгел, ә декабрь ахырында күчерәчәкләр. Бу акчаны банк хисапларына алучыларга кагыла. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Күчерү гадәти график буенча 3, 5 һәм 8 гыйнварда килергә тиешле түләүләргә кагылачак. Аерым алганда, вакытыннан алда 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие, яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләүләр, шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие күчереләчәк.

Моннан тыш, декабрь ахырында өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү керәчәк. Вакытыннан алда акча эшләүче ата-аналар да алачак, аларга яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие каралган.

Гыйнвар пособиеләре февральдә гадәти график буенча киләчәк. Депутат ачыклык керткәнчә, пенсия һәм балалар пособиеләрен түләү даталары аерылырга мөмкин, шуңа күрә алучыларга конкрет түләү расписаниесенә йөз тотарга кирәк. Пособиеләрне почта аша алучыларга үз бүлекчәләрендә илтү графигын төгәлләштерергә кирәк. Төбәк түләүләре даталары шулай ук конкрет ведомство расписаниесенә бәйле.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев