Узган елның шул чорында Татарстанда 223 коррупционер җаваплылыкка тартылган булган.
Татарстанда 2026 елның 9 аенда коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 215 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган. ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Аның сүзләренчә, узган елның шул чорында Татарстанда 223 коррупционер җаваплылыкка тартылган булган. Тагын 9 кеше ышанычны югалту сәбәпле эшеннән азат ителгән.
Быел эштән азат ителүчеләр саны 16га артты, дип билгеләп үтте Равия Шрша.
Фото: «Кукмор-информ»
Нет комментариев