Җилнең тизлеге кайвакыт секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
20 ноябрьдә Татарстанда дымлы һәм шул ук вакытта көз ахыры өчен аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Болытлы һава торышы булачак. Җилнең тизлеге кайвакыт секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Иртән урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Төнге −1, +2 градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава +1, +5 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +3, +5 градуска кадәр).
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев