Җәннәт әһелләренең йөрәкләрендә — олы мәхәббәт: кешеләргә, кошларга, хайваннарга, башка мәхлукларга карата...
Бу дөнья тормышыннан соң һәрбер кеше мәңгелек ахирәт тормышына күчәчәк. Бу — котылгысызлык. Шушы фани дөньяда һәркем яхшы шартларда яшәргә теләгән кебек, ахирәттә дә һәр кеше Җәннәттә булырга теләр. Ләкин анда эләгер өчен җир йөзендә Адәм баласына ихлас иманга һәм кайбер аерым сыйфатларга ия булырга кирәк. Иман (Аллаһка ышану) мәсьәләсе аңлашыла.
Өстәмә сыйфатларга килгәндә исә ҖӘННӘТ ӘҺЕЛЛӘРЕ, ГАДӘТТӘ, ШУНДЫЙ БУЛА:
- Намаз укудан тыш Аллаһны көн дәвамында еш искә алалар.
- Һәрбер хәлдә, һәрнәрсәдә Аллаһка тәвәккәллиләр.
- Үзләрендә булган нәрсәләр өчен Аллаһка шөкер итәләр.
- Ниндидер проблема, авырлык килсә, сабыр, тотнаклы булалар.
- Үзләрен тыныч тоталар, беркайчан кычкырмыйлар, арлашканда «кабынып» китмиләр, ярсымыйлар, кызмыйлар.
- Ачуларын баса алалар.
- Күңелләрендә ачу тотмыйлар.
- Җәннәт әһелләре — начар уйлар һәм хисләрдән имин булган кешеләр.
- Җәннәт әһелләренең йөрәкләрендә — олы мәхәббәт: кешеләргә, кошларга, хайваннарга, башка мәхлукларга карата...
- Гыйбадәттән тәм табалар (әгәр кеше намаздан, Коръән укудан һәм Аллаһны искә алудан тәм таба икән, димәк аның өчен Җәннәт ишекләре ачык)...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев