Росстат халыкның бала табу планнары турында сораштыруларны ешрак үткәрә башлаячак
Соңгы яңалыклар

Росстат халыкның бала табу планнары турында сораштыруларны ешрак үткәрә башлаячак

Әлеге тикшеренү 2012 елдан бирле үткәрелә.

Россиядә халыкның бала табу планнарына кагылышлы сораштыруларны биш елга бер тапкыр түгел, ә өч елга бер үткәрергә планлаштыралар. Чираттагы тикшеренү 2027 елга билгеләнгән. Бу хакта «Известия» басмасы Икътисади үсеш министрлыгы карары проектына сылтама белән хәбәр итә. Үзгәрешләр Россия Президенты Владимир Путинның 2026 елның февралендә биргән йөкләмәсенә бәйле.

Сораштыруда катнашучылардан күпме бала табарга теләүләре, гаилә хәле, торак һәм матди шартлары, шулай ук гаиләдә бала тууына комачаулаучы сәбәпләр турында сораячаклар. Росстатта аңлатуларынча, тикшеренүләрне ешрак үткәрү гаиләләрнең планнарындагы үзгәрешләрне, икътисади хәлнең, социаль ярдәм чараларының һәм җәмгыятьтәге тенденцияләрнең йогынтысын вакытында исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге тикшеренү 2012 елдан бирле үткәрелә. Аның нәтиҗәләре «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны бәяләү өчен дә кулланыла. 2030 елдан башлап россиялеләр анкеталарны онлайн тутыра алачак, шул ук вакытта традицион сораштыру ысуллары да сакланачак. Катнашу ирекле булачак, шәхси мәгълүматлар сер итеп сакланачак, ә җаваплар бары тик гомумиләштерелгән статистика әзерләү өчен генә кулланылачак.


Нет комментариев