Ватанга тугрылык: Кукмарада яшь патриотларны хөрмәтләделәр
Соңгы яңалыклар

Ватанга тугрылык: Кукмарада яшь патриотларны хөрмәтләделәр

Бу чарада 80нән артык яшьармияче һәм әлеге хәрәкәт сафларына керергә әзерләнүче 50 яшүсмер катнашты.

Кукмарадагы «Галактика» балалар иҗат үзәге базасында яшь патриотларны, остазларны һәм мәртәбәле кунакларны берләштергән тантаналы бәйрәм — Яшьармияче йортының ачык ишекләре көне узды.

Бу чарада 80нән артык яшьармияче һәм әлеге хәрәкәт сафларына керергә әзерләнүче 50 яшүсмер катнашты. Кунаклар Яшьармияче (Юнармия) йорты эшчәнлеге белән таныштылар, проектлар, ярышлар, экспедицияләр, волонтерлык инициативалары һәм хәрәкәттә катнашучылар үзләштерә торган хәрби-гамәли күнекмәләр турында белделәр.

Бүләкләү тантанасы программада аерым урын алды. Яшьармиячеләргә активлык, дисциплина, җаваплылык һәм хәрби-гамәли күнекмәләрне үзләштерүдә уңышлары өчен бүләкләр тапшырылды. Шулай ук һөнәри осталыклары, үз эшләренә тугрылыклары һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлешләре өчен остазлар да бүләкләнде.

Фото: «Галактика» балалар иҗат үзәге


Нет комментариев