Программа 2025 елда старт алды.
2026 ел ахырына Татарстанның 28 районында агротехнология сыйныфлары эшләячәк. Аларда белем алучы укучылар саны 1940ка җитәчәк. Проект мәктәп балаларының агросәнәгать комплексы һөнәрләренә кызыксынуын арттыруга, тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу эш «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Программа 2025 елда старт алды. Беренче этапта Татарстанның 14 районында 42 агротехнология сыйныфы ачылды, проектка 17 инвестор кушылды. Быел исә аның күләме ике тапкыр артты: 25 райондагы 35 мәктәптә 89 сыйныф эшли башлады, ә катнашучы компанияләр саны 32гә җитте.
Агротехнология сыйныфларында укучылар терлекчелек, генетика, үсемлекләр селекциясе, агроинженерия, кошчылык, биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү кебек юнәлешләрне өйрәнә. Алар заманча җиһазлар белән эшләргә, тәҗрибәләр үткәрергә, үз проектларын булдырырга һәм тармак белгечләре белән аралашырга мөмкинлек ала. Министр Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу балаларга сәләтләрен ачарга һәм киләчәк һөнәрләрен аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.
Нет комментариев