Илкүләм проект кысаларында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча мәдәният инфраструктурасына 300 млн сум бүленә
РФ Мәдәният министрлыгының 2024 елның 13 декабрендәге 2562нче боерыгы белән «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы (Гаилә өчен мәдәният)» федераль проекты расланды.
-
Кукмара районының җиде җирлегендә мобиль поликлиника эшләде
Махсус автомобиль-фургонда невролог, кардиолог, офтальмолог, уролог, ревматолог, гинеколог, терапевт, кан тамырлары хирургына һәм башка табибларга күренергә, бәвел, кан анализлары тапшырырга, ультратавыш белән тикшеренүләр (УЗИ) үтәргә, электрокардиография (ЭКГ) ясатырга, планлы диспансерлаштыруның икенче этабын узарга мөмкин иде.
-
Татарстанда милли проект буенча ачылган виртуаль концерт залларына 30 мең тамашачы килгән
Федераль проект ярдәмендә шәһәрләрдәге заллар заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителә.
-
Татарстан эшмәкәрләре илкүләм проект нигезендә 800 млн сум күләмендә ярдәм алган
Бу ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында МСП.РФ дәүләт платформасы аша бирелгән.
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән
Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11 590 кг орлыгын җыйган.
-
Татарстанда 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды
Яңа объектлар исемлегендә җиде мәктәп бар.
-
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 874 мең кеше диспансеризация үткән
Диспансеризация инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклау максатын тота, чөнки инвалидлыкка һәм яшьли үлемгә китерүче төп сәбәпләр – шулар.
-
Илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда 1,7 мең кеше яңа белгечлекләргә укып чыккан
Федераль бюджет исәбенә оештырыла торган белем бирү курсларында гражданнарның аерым категориясе укый ала.
-
Татарстанда яшьләр сәясәтенең 400ләп активисты илкүләм проект кысаларында конкурста җиңде
Конкурста Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18-35 яшьлек Россия гражданнары катнаша ала.
-
Илкүләм проект ярдәмендә 2024 елда Татарстанның 87 торак пунктына интернет кертелә
Тавыш бирүдә Татарстанда яшәүче 18 яшьтән алып һәркем катнаша ала.
-
Татарстанда илкүләм проект нигезендә волонтерлыкка ярдәм итә торган 22 үзәк ачылды
Бүгенге көндә Татарстанда үз ирке белән шәхсән яки иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр аша 178 меңнән артык волонтер хезмәт куя.
-
Татарстан фермерларына ярдәм итү өчен 2024 елда илкүләм проект буенча 369 млн сум бүленде
2024 елда 71 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшен үстерү өчен дәүләттән акчалата ярдәм алачак.
-
Татарстан кадрлар әзерли торган ресурс үзәкләре булдыруга 7 миллиард сум тоткан
Бүгенге көндә республикада 47 ресурс үзәге эшли.
-
Татарстанда социаль контракт төзүчеләр өчен илкүләм проект ярдәмендә укыту оештырылды
Социаль контракт нигезендә үз эшен башларга теләүчеләр бу курсларда бизнес алып бару осталыкларын үзләштерә.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 29 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк
Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган.