Сәламәтлек — үзебезнең кулда: Кукмара районында диспансерлаштыру бушлай уздырыла
Илкүләм проект кысаларында

Сәламәтлек — үзебезнең кулда: Кукмара районында диспансерлаштыру бушлай уздырыла

Сәламәт иң зур бәхет икәнен онытмагыз!

Сәламәтлекне контрольдә тоту мөһим

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында халыкка бушлай диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшеренүләре тәкъдим ителә. Районда бу эшнең ничек оештырылуын белү өчен үзәк дәваханәгә юл тоттык. 

— Сәламәтлекне кайгырту — һәркем өчен мөһим. Авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен һәрдаим тикшеренүләр узарга кирәк. Чөнки күп кенә чирләр башлангыч чорда үзен сиздермәскә, ә соңрак җитди проблемаларга китерергә мөмкин, — ди район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Ләйсән Юнысова. — Диспансерлаштыру мәҗбүри медицина иминияте системасы (ОМС) буенча бушлай уздырыла. 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр әлеге тикшеренүне — өч елга бер тапкыр, ә инде 40 яшьтән узганнар, шулай ук кайбер категория гражданнар ел саен үтәргә тиеш. 

Тикшеренүләр дәваханәнең беренче катындагы махсус постта башлана. Көннең икенче яртысы булгангадырмы, без килгәндә халык күп түгел иде. Белгечләр янына алдан язылып түгел, ә чират буенча мөрәҗәгать итәсе. 

— Паспорт белән киләсең дә, базада мәгълүматларның дөреслеген тикшергәннән соң, анкета тутырасың, анализлар өчен юллама аласың һәм янәшәдәге 108нче кабинетка керәсең. Анда пациентның буй озынлыгы, авырлыгы, кан басымы үлчәнә, йөрәгенә электрокардиография (ЭКГ) ясала. Флюорография һәм маммография узу, кан анализлары тапшыру өчен дә ерак барасы түгел, — ди гомумпрактика табибының шәфкать туташы Эльмира Степкова.

 Диспансерлаштыруны дүшәмбедән җомгага — иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишенче яртыга, ә шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать уникегә кадәр үтәргә мөмкин.
Диспансерлаштыруны дүшәмбедән җомгага — иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишенче яртыга, ә шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать уникегә кадәр үтәргә мөмкин.

Әнә шулай, анкета тутырудан башлап, анализлар тапшыруга кадәр пациентлар барлык төп тикшеренүләрне бер урында — «Бер тәрәзә» режимында үтә. Бу исә халык өчен вакытны янга калдырырга һәм диспансерлаштыруны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә.

Авыруны иртә ачыклау мөһим

Анализлар һәр яшь категориясе өчен аерым билгеләнә. Билгеле бер яшькә җиткән кешеләр, туры эчәктәге онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклау максатыннан, тизәкне яшерен канга тикшерү өчен анализ тапшыра. Ир-атлар канда простата-специфик антигенны (ПСА) ачыклау өчен анализ бирә. 18 яшьтән өлкән хатын-кызларга ел саен акушер-гинекологка күренергә кирәк.

— Авыруларны иртә стадиядә ачыклау өчен мондый тикшеренүләрнең әһәмияте бик зур. Йөрәк-кан тамыры авыруларын гына алыйк: элек йөрәк чирләре күбрәк өлкән яшьтәгеләргә хас булса, хәзер яшьләр арасында да очрый. Онкологик авырулар да яшькә карап тормый. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр җиңелрәк булачак. Шуңа күрә район халкын икеләнеп тормаска, үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм диспансерлаштыру үтү өчен вакыт табарга чакырам, — ди Ләйсән Насыйх кызы.

Үзебезгә дә, якыннарыбызга да игътибарлы булыйк, табибка күренүне кичектермик. Сәламәт булу ул — иң зур бәхет.

Эмма Федотова-Яканаева:

— Мин диспансерлаштыруны ел саен узам. Бу тикшеренүләрнең сәламәтлекне контрольдә тоту өчен бик кирәкле булуын аңлыйм. Табиблар барлык күрсәткечләрне тикшерә, анализлар ала, кирәк булганда өстәмә киңәшләр бирә. Үземне сәламәт хис итсәм дә, профилактика өчен вакытында тикшеренеп тору мөһим дип саныйм. Шуңа күрә башкаларга да сәламәтлекләренә битараф булмаска, диспансерлаштыруны озакка сузмыйча үтәргә киңәш итәм.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев