Илья Вольфсон Дәүләт Думасына сайлауларда 67,5 процент тавыш җыйган
Соңгы яңалыклар

Илья Вольфсон Дәүләт Думасына сайлауларда 67,5 процент тавыш җыйган

Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

«Бердәм Россия» партиясеннән Илья Вольфсон Татарстандагы 31нче Идел буе бер мандатлы округы буенча Дәүләт Думасына сайлауларда 67,5 процент тавыш җыйды. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы мәгълүматка караганда, Вольфсон өчен сайлаучыларның 67,5 проценты тавыш биргән.

КПРФ вәкиле Фәдбир Сафин 11,65 процент тавыш җыйган, «Яңа кешеләр» партиясеннән кандидат Дмитрий Мульков — 7,79 процент.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев