Агачларны законсыз кискән өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Урманны саклап, киләчәкне кайгыртып
20 сентябрь — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Кукмара урманчылыгы җитәкчесе Илсаф Хаев белән урманчыларның көндәлек хезмәте, агачлар утырту, янгыннарга каршы көрәш, урманнарны һәм табигатьне саклау турында сөйләштек.
— Илсаф Василович, районыбызда урманнар күпме мәйданны били?
— Кукмара урманчылыгы карамагында барлыгы 5813 гектар урман исәпләнә. Аның төп өлеше Кукмара районы территориясендә урнашкан, шулай ук Балтач районында да безгә караган якынча 1200 гектар урман бар. Төп эшебез — аларны корткыч бөҗәкләрдән, законсыз кисүләрдән һәм, иң мөһиме, янгыннардан саклау. Моның өчен урман территорияләрен даими күзәтеп торабыз. Бездә 12 маршрут бар. Алар буенча ел дәвамында 217 тапкыр рейд оештырыла. Урман кварталларга бүленгән, һәр участок буенча бурычлар билгеләнгән. Әгәр хокук бозу очраклары ачыклана икән, аларны теркәп, тиешле чаралар күрәбез.
— Урманнарда нинди хокук бозулар ешрак очрый?
— Яз җитү белән кешеләрнең табигать кочагына чыгуы арта. Кайберәүләр урманда учак ягалар. Бу исә янгын чыгу куркынычын тудыра.
Агачларны законсыз кисү очраклары да бар. Аның өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф карала. Хәзер закон таләпләре катгыйланды. Агач корыган булса да, ул тамырында басып тора икән, аңа үз белдегең белән кагылырга ярамый. Ә инде агач егылып ята икән, аны җыештыру өчен дә билгеле тәртиптә рөхсәт бирелә. Шуны истә тотарга кирәк: апрельдән октябрьгә кадәр урманнарга техника белән керү, бензин пычкысы куллану тыела. Бу — республикада һәм ил күләмендә билгеләнгән таләпләр.
— Урманнарга корткыч бөҗәкләр дә зыян китерә бит…
— Әйе. Кайберләре агачларның яфракларын ашый, икенчеләре тамырга зыян китерә. Тамыр системасы зарарланган агач тора-бара корый һәм егылырга мөмкин. Без урманнарда махсус тозаклар куябыз. Аларга эләккән бөҗәкләрнең төрен билгелибез, мәгълүмат туплыйбыз һәм урманчылыкка тапшырабыз.
— Урманны үстерү, яңа агач үсентеләре утырту эшләре дә сезнең бурычка керә…
— Әлбәттә. Без эшне урман посадкаларыннан башлыйбыз, соңрак тауларга, ерганакларга күчәбез. Авыл хуҗалыгында файдаланылмый торган җирләрне дә әлеге максатларда кулланабыз. Моның өчен башта җирне сукалыйбыз, кирәк урыннарда террасалар ясыйбыз. Быел урман җирендә 5 гектар мәйданда агачлар утырттык. Узган ел район территориясендәге ерганакларда якынча 80-90 гектар мәйданда нарат һәм каен үсентеләре утыртылды.
Үсентеләрне Лесхоз питомнигыннан алабыз. Ябык тамыр системасы белән үстерелгән кәлшәләрне елның төрле вакытында утыртырга мөмкин һәм аларның үсеп китү күрсәткече дә югары — 95-100 процентка кадәр җитә.
Агач утырту белән генә эш бетми. Янгынга каршы полосалар ясыйбыз, җәй дәвамында посадкаларны чүп үләннәреннән чистартабыз, рәт араларын эшкәртәбез, сирәклибез. Корыган агачларны да участоклап кисеп, җыештырабыз. Урманның чүпләнүенә юл куймаска тырышабыз. Көзгә таба яңадан посадкаларга агач утыртабыз. Кирәк урыннарны авыл җирлеге башлыклары белән берлектә ачыклыйбыз.
Урманнарны саклау — уртак бурыч
— Урманчылыкның агач эшкәртү юнәлеше дә бармы?
— Бездә кышкы чорда да, җәй көне дә агач эшкәртү цехы эшли. Анда борыслар, такталар, поддоннар өчен кирәкле материаллар әзерләнә. Агач эшкәртүдән калган пычкы чүбен дә халык килеп ала.
— Соңгы елларда урманнарда кыргый җәнлекләр дә күбәйде, диләр. Бу сезнең участокларда да сизеләме?
— Чыннан да, урманнарда кыргый җәнлекләр саны артты. Кукмара урманнарында да аюлар бар. Әлегә аларга каршы махсус чаралар кулланылмый. Бу мәсьәләдә закон таләпләре бик катгый, штрафлар да зур.
— Урманчылыкта бүген ничә хезмәткәр эшли?
— Миннән тыш, ике урман мастеры, алты урманчы хезмәт куя. Һәрберсенең үзенә билгеләнгән участогы, кварталлары бар. Алар үз территорияләренең торышын даими контрольдә тота.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан төрле һөнәри конкурсларда катнашабыз, ел саен егетләр призлы урыннар яулый. Бу — безнең коллектив өчен зур горурлык. Һөнәри осталыкны сынау, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мондый бәйгеләрнең әһәмияте зур.
Урман бер көндә генә үсә торган байлык түгел. Бүген утырткан агачыбызның матур, көчле урманга әйләнүен без бәлки күрә дә алмабыз. Әмма аны киләчәк буыннар күрер. Шуңа күрә урманны саклау, агачларны кадерләү — безнең һәрберебезнең бурычы.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев