Елның беренче яртысында янмый торган 210 лампа алыштырылган.
Авыл җирлегендә булсынмы, шәһәрдәме — кичке якта урамнардагы электр баганаларында утларның бер-бер артлы кабынып, тирә-якны яктыртып торуы күңелгә үзгә бер рәхәтлек бирә. Якты урамнарда йөрү дә тынычрак, үзеңне дә иминрәк хис итәсең. Бигрәк тә көзге караңгы кичләрдә бу аеруча мөһим. Шуңа күрә һәр фонарьның төзеклеге — көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше.
Район башлыгы Сергей Димитриев йөкләмәсе нигезендә, профильле хезмәтләр урамнарны яктырту мәсьәләсен даими контрольдә тота. Аеруча мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәләренә, җәмәгать урыннарына, ишегалларына һәм төп җәяүлеләр маршрутларына игътибар бирелә. Яктырткычларның торышы тикшерелә, янган лампочкалар алыштырыла, ачыкланган төзексезлекләр мөмкин кадәр тиз арада бетерелә.
Быел Кукмарада урам яктырткычларын төзек хәлдә тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү эшләрен «Ритм-Р» җәмгыяте башкара. Елның беренче яртысында янмый торган 210 лампа алыштырылган. Әмма төзексезлекләрне вакытында бетерү белән беррәттән, халыкның мөрәҗәгатьләренә дә оператив җавап бирү мөһим. Чөнки кайсы урында фонарьның эшләмәвен иң беренче булып шунда яшәүчеләр күреп ала.
Әгәр эшләмәгән фонарь күрсәгез, бу турыда шәһәр башкарма комитетына 40-2-13 телефоны аша хәбәр итә аласыз (ремонт эшләре чорында). Мөрәҗәгать иткәндә яктырткычның төгәл урынын күрсәтү мөһим. Бу белгечләргә төзексезлекне тизрәк ачыкларга һәм аны бетерү өчен тиешле чаралар күрергә ярдәм итәчәк.
Юллардагы иминлек турында да аерым искәртәбез. Караңгы вакыт җитү белән автомобиль йөртүчеләргә тизлекне киметергә, юлдагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтергә, аеруча мәктәпләр, балалар бакчалары һәм җәяүлеләр кичү урыннары янында сак булырга кирәк.
Җәяүлеләргә дә юл хәрәкәтендә үз куркынычсызлыгы турында онытмаска кирәк. Караңгы вакытта киемнәрендә, сумка һәм рюкзакларында яктылык кайтаргыч элементлар куллану киңәш ителә. Алар автомобиль йөртүчеләргә җәяүлене ерактан ук күрергә мөмкинлек бирә.
Урамнарны яктырту — шәһәрнең тышкы кыяфәте генә түгел, ә кешеләрнең иминлеге белән дә бәйле мөһим мәсьәлә. Шуңа күрә аны тәртиптә тоту — уртак бурыч.
Илназ ГАБИДУЛЛИН
Фото: шәһәр башкарма комитеты
Нет комментариев