Сәламәтлек — игътибар үзәгендә: Өлге авылында ФАП яңарды
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлек — игътибар үзәгендә: Өлге авылында ФАП яңарды

Барлык функциональ — процедура, карау кабинетлары, кабул итү, холл һәм санитар бүлмәләр җентекләп ремонтланган.

Өлге авылында капиталь ремонттан соң фельдшер-акушерлык пункты яңадан үз ишекләрен ачты. 

Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Хәзер авылда гомер итүче 400гә якын кешегә яңартылган, уңайлы һәм заманча шартларда сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтеләчәк. Бу исә актив һәм озын гомерне тәэмин итүнең мөһим нигезе булып тора.

Биредә башкарылган эшләр күләме шактый зур: барлык инженерлык коммуникацияләре — җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары, стена, түшәм һәм идәннәр тулысынча яңартылган, яңа ишекләр куелган. Барлык функциональ — процедура, карау кабинетлары, кабул итү, холл һәм санитар бүлмәләр җентекләп ремонтланган. Пациент һәм хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен, санитар бүлмәдә бойлер ярдәмендә кайнар су белән тәэмин итү системасы эшли. Шулай ук заманча медицина җиһазлары сатып алынган һәм урнаштырылган. Бинага керү өлеше тулысынча яңартылып, күркәмрәк һәм уңайлырак төс алган. Бинаның әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелгән, яңа керү юлы салынган. 

Уңайлы шартлар, заманча җиһазлар һәм медицина хезмәткәрләренең югары квалификациясе — болар барысы да авыруларны кисәтү, вакытында дәвалау һәм халык сәламәтлеген саклау өчен ныклы нигез булдыра.

Фото: район үзәк дәваханәсе


Нет комментариев