Кукмара спортчылары «Көзге спринт» йөзү турнирында медальләр яулады
Спорт

Кукмара спортчылары «Көзге спринт» йөзү турнирында медальләр яулады

Районыбызның яшь йөзүчеләре Әлмәттә үз осталыгын күрсәтте.

Әлмәт шәһәрендә «Көзге спринт» йөзү турниры узды. «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче яшь спортчылар, Кукмара районын лаеклы тәкъдим итеп, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Самира Нәкыйпова (2015 елгы) 50 метрга аркада йөзүдә – беренче урынны, комплекслы йөзүдә икенче урынны яулады.

Егор Макаров (2016 елгы) 50 метрга брасс белән йөзүдә икенче урынны алды.

Кәримә Шәйдуллина (2013 елгы) 50 метрга баттерфляй, 50 метрга ирекле стиль белән һәм 50 метрга аркада йөзү ярышларының өчесендә дә икенче урынга лаек булды.

Фото: «Зилант» спорт мәктәбе


Нет комментариев