Якын арада әлеге экспонатлар музей коллекциясендә үзләренең лаеклы урыннарын алачак.
Кукмарада яшәүче Рәйсә Исхакова Кукмара туган якны өйрәнү музеена 1858 елгы тәңкәләр һәм кулдан эшләнгән, гарәп язулы, сирәк очрый торган беләзек бүләк итте. Беләзек 1885 ел белән даталанган. Элек бу әйберләр аның Важашур авылында яшәгән әбисендә сакланган.
Мондый һәрбер тарихи ядкәр — үткән чорның тере шаһиты. Тәңкәләр ул заманнардагы акча әйләнешен һәм көнкүрешне күзалларга мөмкинлек бирә, ә гарәп язулы беләзек бер гасырдан артык элек төбәгебездә яшәгән халыкның мәдәни традицияләрен һәм һөнәрчелек осталыгын чагылдыра.
Якын арада әлеге экспонатлар музей коллекциясендә үзләренең лаеклы урыннарын алачак һәм килүчеләргә тематик күргәзмәләр кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Фото: Кукмара туган якны өйрәнү музее
Нет комментариев