Тарихка хөрмәт: Кукмарада Комаровлар конторасы яңара
Илкүләм проект кысаларында

Тарихка хөрмәт: Кукмарада Комаровлар конторасы яңара

Бинаны реставрацияләгәннән соң, биредә киез итекләр музее урнашачак дип планлаштырыла.

Мәдәни мирас

Кукмарада уникаль архитектура һәйкәлләренең берсе — Вахитов урамында урнашкан Комаровлар фабрикасы конторасының тарихи бинасын саклап калу буенча масштаблы проект тормышка ашырыла. 

1870 елда төзелгән әлеге агач бина мәдәни мирас объекты булып тора һәм шәһәр тарихының мөһим өлешен тәшкил итә. Ремонт-реставрация эшләренең барышы турындагы мәгълүмат шәһәр башкарма комитетыннан алынды.

XIX гасыр ахырында бертуган Николай һәм Сергей Комаровлар тарафыннан нигез салынган фабрика төбәктә киез эшләнмәләр җитештерү буенча иң эре предприятие була һәм Кукмараның икътисадый һәм иҗтимагый тормышында зур роль уйный. Ә Николай Васильевич Комаров исә биредә яшәгән һәм эшләгән. Контора предприятиенең үзәге булган, биредә җитештерү һәм кәсепне үстерүгә бәйле мөһим мәсьәләләр хәл ителгән.

Мәйданы 340 квадрат метрдан артык булган тарихи бина бүген икенче тормыш ала. Ремонт-реставрация эшләре «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы кысаларында башкарыла.

Мәйданы 340 квадрат метрдан артык булган тарихи бина бүген икенче тормыш ала.
Мәйданы 340 квадрат метрдан артык булган тарихи бина бүген икенче тормыш ала.

Бинаны реставрацияләү

Реставраторларның төп бурычы — бинаның тарихи йөзен саклап калу һәм үткән заман истәлеген үзендә туплаган һәрбер детальне мөмкин кадәр сакчыл рәвештә торгызу.

Ремонт барышында фундамент инъекция ысуллары ярдәмендә ныгытылган, гидроизоляция ясалган, цокольнең тарихи кирпеч өелеше торгызылган. Шулай ук агач бураның зарарланган бүрәнәләре өлешчә алыштырылган, чорма түшәме, бинаның конструктив элементлары ныгытылган. Бүгенге көндә бина тышкы яктан да матурланган: түбә ябылган, фасадны тышлап, бизәү эшләре башкарылган.

Ремонт барышында бинаның үзенчәлекле йөзен булдыручы данлыклы агач бизәлешенә — халык телендә «агач челтәре» дип йөртелгән нәфис ую-кисү элементларына аерым игътибар бирелә. Кәрниз, тәрәзә йөзлекләре тарихи үрнәкләр нигезендә җентекләп торгызыла. Югалган элементлар ылыслы агач токымнарыннан кулдан ясала. Иске тәрәзәләр һәм ишекләр дә тарихи оригиналларга төгәл туры китереп әзерләнгән яңаларына алыштырылган.

Тарихи һәйкәлне заманча файдалануга яраклаштыру, уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру өчен бина заманча инженерлык системалары булдыруны да таләп итә. Биредә электр, су, җылыту, вентиляция һәм элемтә системалары эшләнә. 

Бинаны реставрацияләгәннән соң, биредә киез итекләр музее урнашачак дип планлаштырыла.
Бинаны реставрацияләгәннән соң, биредә киез итекләр музее урнашачак дип планлаштырыла.

Бинаны реставрацияләгәннән соң, биредә киез итекләр музее урнашачак дип планлаштырыла. Кайчандыр танылган фабрика эшчәнлегенең шаһиты булган стеналар кабат Кукмара кәсебе тарихын сөйләүче урынга әйләнәчәк. Биредә киез басу традицияләре, җирле җитештерүнең үсеше һәм хезмәтләре, эшмәкәрлек белән Кукмара җиренә дан китергән кешеләр турында белеп булачак.

Комаровлар фабрикасы конторасының яңадан торгызылуы — иске бинаны реставрацияләү генә түгел. Ул — чорлар арасындагы җанлы бәйләнешне яңартып, уникаль мәдәни мирас объектын саклап калырга, җирле үзенчәлекне ныгытырга, мәдәни туризмны үстерергә, тарихи бинаны шәһәр халкы һәм кунаклар өчен яңа тарту үзәгенә әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев