Сәламәтлеккә бер адым: Өлге авылында диспансерлаштыру уздырылды
Илкүләм проект кысаларында

Сәламәтлеккә бер адым: Өлге авылында диспансерлаштыру уздырылды

Өлге авылындагы ФАПта фельдшер вазыйфасын Нурислам Шәңгәрәев башкара.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыру, авыруларны вакытында ачыклау һәм аларны булдырмау юнәлешендә даими эш алып барыла. Халыкка бушлай диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшеренүләре үткәрү дә — моның ачык мисалы.

Шушы көннәрдә Өлге авылында булып кайттык. Биредә капиталь ремонт үткәрелгән, заман таләпләренә туры китереп яңартылган фельдшер-акушерлык пунктында (ФАП) авыл халкы өчен диспансерлаштыру уздырылды.

— Авыруларны башлангыч чорында белү һәм вакытында дәвалау өчен медицина тикшерүләрен даими узу мөһим. Диспансерлаштыру сәламәтлек торышын бәяләргә, яшерен чирләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Ул мәҗбүри медицина иминияте системасы (ОМС) буенча бушлай уздырыла, — ди район үзәк дәваханәсенең участок табиб-терапевты Ризәлә Хәнәфиева. 

Иң элек базада мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә, анкета тутырыла. Алга таба пациентның буй озынлыгы, авырлыгы, күз һәм кан басымы үлчәнә, йөрәгенә электрокардиография (ЭКГ) ясала. Шулай ук кан анализлары өчен материалны да ФАПта фельдшер үзе ала. Бары тик флюорография һәм маммография узу, өстәмә тикшеренүләр кирәк булган очракта гына район үзәк дәваханәсенә барырга кирәк була. Алга таба анализларның нәтиҗәләре буенча сәламәтлек төркеме ачыклана.

Авыруларны башлангыч чорында белү һәм вакытында дәвалау өчен медицина тикшерүләрен даими узу мөһим.
Авыруларны башлангыч чорында белү һәм вакытында дәвалау өчен медицина тикшерүләрен даими узу мөһим.

— Һәр пациент белән аерым сөйләшәбез, сәламәтлегенә кагылышлы сорауларын яхшылап тыңлыйбыз. Тикшерү нәтиҗәләренә карап, киңәшләр бирәбез, дәвалау билгелибез, — ди Ризәлә Ринат кызы. 

Өлге авылындагы ФАПта фельдшер вазыйфасын Нурислам Шәңгәрәев башкара. Аның карамагында 370тән артык өлкән кеше, 50дән артык бала исәпләнә. 

— Ярдәмчем — Миләүшә Фәләхова. Аны уң кулым дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Моннан берничә ай элек халыкны эчке ягы тулысынча үзгәртелгән ФАПта кабул итә башладык. Биредә стена һәм идәннәр җылыткыч материаллар белән эшләнде, ишек-тәрәзәләр, электр челтәре, җылылык системасы алыштырылды, инженерлык коммуникацияләре (слаботочки) яңартылды, керү юлына пандуслар куелды, су кертелде һәм канализация системасы булдырылды. Шулай ук яңа җиһазлар да кайтты. Хәзер үзебезгә эшләргә дә, халыкны кабул итәргә дә бик уңайлы, — ди Нурислам Рафаэль улы.

ФАПка башлыча йөрәк-кан тамыры авырулары, баш әйләнү, салкын тию билгеләре белән мөрәҗәгать итәләр икән. «Һәркемгә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Чакырулар буенча да йөрибез. Ятып авыручыларның өйләренә барып та хәлләрен белешәбез», — ди фельдшер. 

Фельдшер диспансерлаштыруга 60ка якын кешенең килүен билгеләп үтте. 
Фельдшер диспансерлаштыруга 60ка якын кешенең килүен билгеләп үтте. 

Фельдшер диспансерлаштыруга 60ка якын кешенең килүен билгеләп үтте. 

— Авыл халкының күбесе медицина тикшерүләренә вакытында килә. Шулай ук район үзәк дәваханәсенә барып диспансерлаштыру узучылар да бар. Аларның үз сәламәтлекләренә битараф булмаулары сөендерә, — ди ул. — Халыкның актив булуы авыруларны башлангыч чорында ук ачыкларга һәм кирәкле чаралар күрергә ярдәм итә.

Халисә Зарипова:

— Без, өлкән кешеләргә, Кукмарага барып тикшеренү узу бер дә җиңел эш түгел. Шуңа күрә табибларның авылга килүен көтеп алабыз. Медпунктыбыз да хәзер якты, җылы, матур. Уколлар ясату, кан басымын үлчәтү өчен фельдшерга мөрәҗәгать итәбез. Ул бик мөлаем, ягымлы, кулы да, теле дә йомшак. Һәркемне ачык йөз белән каршы ала, гозерләребезне сабыр гына тыңлый. Аның безнең хәлне аңлап, һәрчак ярдәм итәргә әзер торуы аеруча сөендерә.

Раиф Гыймадиев:

— Мин күп еллар төньякта эшләдем. Шуның өчен дәваханәләргә йөрергә, тикшеренүләр узарга вакыт бөтенләй калмый иде. Диспансерлаштыруга беренче тапкыр килүем. Табибә белән аралаштым, кан басымын, йөрәк тибешен һәм кандагы кислород дәрәҗәсен (сатурацияне) үлчәде. Яшь барган саен төрле чирләр дә читләп узмый. Шуңа күрә сәламәтлекне вакытында тикшереп торырга кирәк. Мондый мөмкинлекнең авылда булуы бик уңайлы.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев