Көчле рухлы Кукмара егете: язмыш сынаулары аша узган Фәрит Якуповның батырлыгы турында
Безнең геройлар

Көчле рухлы Кукмара егете: язмыш сынаулары аша узган Фәрит Якуповның батырлыгы турында

Фәрит Якуповның күкрәген төрле медальләр бизи.

Сабыр һәм көчле райондашыбыз

Язмам герое Фәрит Якуповка кечкенәдән тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килә. Әти-әнисе була торып та, әбисе тәрбиясендә үсү, балачактан ук үз-үзеңә таянырга, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәнү дисеңме... 

Язмыш иркәләп тормаса да, ул яхшылыкка ышанычын югалтмый. Һәр сынау аны тагын да чыныктыра, сабыр һәм көчле булырга өйрәтә. 

— Мин тумышым белән Свердловск өлкәсеннән. Ике яшемдә гаиләбез белән Кукмара якларына күчендек. Ядегәр авылында әбием яши иде, мин аның тәрбиясендә үстем. Мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Янилдәге көллияттә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Ә инде диплом алганнан соң, армиягә киттем, — ди Фәрит.

Райондашыбыз иң элек Пермь шәһәрендәге хәрби частьта сержантлар мәктәбендә белем ала. Аннары хезмәтен Екатеринбургта дәвам итә. Ә ике айдан соң аны бүлекчә командиры итеп Чечня Республикасына җибәрәләр. Берничә ай элек кенә авыл тормышы белән яшәгән егеткә әнә шулай икенче чечен сугышында катнашырга туры килә. Гаять авыр шартларда чыныгу алган якташыбыз хезмәте һәм күрсәткән батырлыгы өчен беренче, икенче дәрәҗәдәге «Бик яхшы хезмәт өчен» билгеләре белән бүләкләнә, сугышчан хәрәкәтләр ветераны исеменә лаек була. 

Якуповлар гаиләсе.
Якуповлар гаиләсе.

Армиядән соң хезмәтен хокук саклау органнарында дәвам итә. Ике ел — Казанда, ә инде 2023 елга кадәр үзебезнең районда Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәсендә эшли.

— Шактый еллар тоткарлау төркеменең өлкән хезмәткәре вазыйфасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктым. Махсус хәрби операция (МХО) башлануга ук, йөрәгем белән үземнең анда кирәклегемне аңладым. Иң элек гуманитар йөк җыюда актив рәвештә катнаштым, берничә тапкыр илтеп биргәнем дә булды. Шулай ук бер автомунчаны да мин алып бардым. Эштән киткәннән соң, ике көн өйдә тордыммы икән, юкмы — район хәрби комиссариатына барып, Россия Кораллы көчләре белән килешү төзедем. Чөнки мин Ватанымны, гаиләмне якларга тиеш идем, — ди ул. 

Хәрби бурыч

Нәкъ шул көннән аның тормышында кискен борылыш ясала: ул «элек» һәм «хәзер»гә бүленә. Райондашыбыз разведка ротасының бүлекчә командиры вазыйфасына билгеләнә, Бахмут юнәлешендә хезмәт итә. 

— Безнең частьта Татарстаннан килгән егетләр бөтенләй юк иде. Әмма кайсы төбәктән генә булмасыннар, барыбызны да уртак бурыч берләштерде. Бер-беребезгә ярдәм итеп, иң авыр чакларда да сынатмаска тырыштык. Хезмәттәшләрем белән бер гаилә булып яшәдек, — ди Фәрит Ринат улы.

Туган җиргә хөрмәт һәм мәхәббәт.
Туган җиргә хөрмәт һәм мәхәббәт.

Хәрби бурычларны үтәгәндә аңа төрле юнәлешләрдә эшләргә туры килә. «Каршы якның яллаучыларын (вербовкалаучыларны), пилотсыз очу аппаратлары операторларын, ут «нокта»ларын эзли идек. Шулай ук башка разведка бурычларын да башкардык. Берсендә агач төбендә яшеренеп утырганда, кинәт каяндыр коптер очып килде дә нәкъ безнең баш очында туктап калды. Аннары утларын кабызды — тирә-юнь яп-якты булды. Без аны атып төшердек тә, икенчесе килеп җиткәнче дип, тизрәк ул урыннан китү ягын карадык», — дип сөйли Фәрит. 

Әңгәмәдәшем штурмлаучылар белән бергә алгы сызыкка еш чыгуын да искә алды. Чираттагы хәрби бурычны үтәргә барганда алар миномёт утына эләгә. Шул чакта райондашыбыз бик каты яралана.

— Мина кыйпылчыгы ике кат бронежилетны тишеп үтеп, эч өлешемне яралады. Без анда ун кеше идек. Төркем җитәкчесе буларак, иптәшләремне башка юлдан җибәрүемә, аларны үлемнән саклап кала алуыма хәзер дә сөенәм. Атыш бераз тынгач, аягыма бастым. Әмма берничә адым атларга өлгермәдем, кабат шартлау яңгырады. Бу юлы кыйпылчык муен тирәсенә эләкте, — ди Фәрит. — 2,5 чакрым юл үткәннән соң, аягыма нидер эләкте дә, җиргә егылдым.

Нәкъ шул мизгелдә баш очында коптер торуын күреп ала. «Күпме вакыт селкенмичә ятканмындыр, хәтерләмим. Ул вакытта инде күп кан югалтудан хәлем китә башлаган иде. Ул киткәч, бәхетемә, алгы сызыкка кирәк-ярак һәм азык-төлек алып килүчеләргә тап булдым. Алар штабка хәбәр итеп, эвакуация төркеме чакырттылар», — ди ул.

2025 елның июлендә, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, хәрби хезмәттән азат ителә.
Фәрит Якупов 2025 елның июлендә, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, хәрби хезмәттән азат ителә.

Язмам герое җир астында ясалган госпитальдә аңына килә. Табиблар аңа операция ясый һәм, хәле бераз яхшыргач, вертолет белән Ростов-на-Дону шәһәрендәге хәрби госпитальгә җибәрәләр. Алга таба ул Мәскәү, Казанда дәвалана, тернәкләнү уза.

— Дүрт айдан соң мине үзем хезмәт иткән хәрби частька җибәрделәр. Хәрби бурыч үтәгән вакытта яраларым ачылып, шул урында кабат ялкынсыну башланды. Командир узган елдан калган чираттагы ялымны бирде һәм мин туган якларга кайттым. Казанда операция кичереп, бераз дәвалангач, тагын хезмәт урынына килдем. Анысында инде хәрби-табиб комиссиясенә җибәрделәр. 2025 елның июлендә, сәламәтлегем белән бәйле рәвештә, хәрби хезмәттән азат ителдем, — ди әңгәмәдәшем. 

Җылы мөнәсәбәт

Фәрит Якуповны Кукмарада балалары һәм сөекле тормыш иптәше Алсу көтә. Якыннарының ярдәме, җылы мөнәсәбәте һәм теләктәшлеге аңа рухи көч бирә, үз эченә бикләнеп калмыйча, тыныч тормышка яңадан җайлашырга ярдәм итә.

— Госпитальдә ятканда Алсуымның теләктәшлеге аеруча зур булды. Нәкъ аның тырышлыгы, кайгыртуы белән кабат аякка бастым, — ди ул. — Туган якка кайткач, «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Кукмарадагы филиалына мөрәҗәгать иттем. Социаль координатор Гөлзия ханым Хисмәтуллина миңа комплекслы диспансерлаштыру узуда, шифаханәдә сәламәтлегемне ныгытуда, «Гофрокар һәм сервис» дигән оешмага иминлек бүлеге җитәкчесе вазыйфасына эшкә урнашырга ярдәм итте. 

Төп хезмәтеннән тыш, ветеран иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. Ул «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» Кукмара җирле бүлекчәсенең рәисе итеп сайланды. Моннан тыш, райондашыбыз «Ватан сакчылары» фондының Татарстан филиалы каршындагы махсус хәрби операция ветераннарының иҗтимагый советы әгъзасы да булып тора. Быел җәй көне ул МХОда катнашучылар арасында нарда уены буенча Татарстан Рәисенең II Кубогында катнашып, матур уен күрсәтте. 

— Үзем дә авыр сынаулар аша узган кеше буларак, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең нинди кыенлыклар белән очрашуын яхшы аңлыйм. Шуңа күрә һәрберсен игътибар белән тыңларга, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам, — ди ул. — Мондый чакта иң мөһиме — кешене ялгыз калдырмау, аңа кирәкле вакытта терәк булу. Кайчакта бер җылы сүз, вакытында бирелгән киңәш тә кешегә зур көч өсти.

Фәрит Якуповның күкрәген Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәсендә бирелгән икенче, өченче дәрәҗә «Бик яхшы хезмәт өчен» билгеләре, «Жуков» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре бизи. Күптән түгел аңа район башлыгы Сергей Димитриев «Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.

Фото: шәхси архивтан


Нет комментариев