Бер күрешү — үзе бер гомер: Тырыш клубында авылдашлар очрашуы оештырылд
Без төрле, әмма бердәм

Бер күрешү — үзе бер гомер: Тырыш клубында авылдашлар очрашуы оештырылд

Туган авылга, авылдашларга булган сагыну хисләрен берләштергән әлеге кичә җылы, ихлас аралашу, матур хатирәләр һәм күңелле мизгелләргә бай булды.

Хатирәләргә бай җылы кичә

Тырыш авылы клубында Әниләр көне уңаеннан авылдашлар очрашуы узды. Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз язмышы, күңелләрдә сакланган матур хатирәләре күңелдә саклана. Бу очрашу шушы авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләү, хөрмәтләү, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү, үткәннәрне искә алу өчен оештырылды.

Туган авылга, авылдашларга булган сагыну хисләрен берләштергән әлеге кичә җылы, ихлас аралашу, матур хатирәләр һәм күңелле мизгелләргә бай булды.

Тырыш авылы имамы моңлы, үзенчәлекле тавышлы Мөдәрис Хисамовның әниләр рухына багышлап кылган догасы белән башланып китте. Ул дога кылганнан соң, күңелләрдә бер рәхәтлек хисе көчәйде. Очрашуның Аллаһ сүзләре белән башлау отышлы булды. Күпләребезнең әниләре күз алдына килеп, яшьләр тәгәрәде, дога кылу изге гамәлләрдән санала. Арадан киткән әниләребезне, якыннарыбызны искә алу, аларның рухларына дога кылу һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, минемчә.

Кичә җыр-моң, истәлекләр, ихлас сөйләшүләр белән үрелеп барды.
Кичә җыр-моң, истәлекләр, ихлас сөйләшүләр белән үрелеп барды.

Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Набиев һәм мәктәп директоры Фәнис Нәбиевлар килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, теләкләрен әйттеләр. Яраткан укытучыларыбыз Мөзәкир абый белән Вәрәкыя апаның уллары әтиләре эзеннән бара, рәхмәт аларга, бу — зур горурлык. Очрашуда чишмә ясаучыларга мактау сүзләре әйтелде, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Кайткан кунаклар өчен авыл чишмәсе суы да аерым шешәләргә салып, алдан әзерләнеп куелган иде. Туган җирнең шифалы суын һәркем күчтәнәч итеп алып китә алды. Бу зур сөенеч, чишмә суының шифасы тисен сезгә, авылдашларым! Апаем, абый, сеңелләрем исеменнән бар авылдашларга дини календарь китаплары бүләк ителде, әти-әниләребез өчен дога булып барып ирешсен, я Раббым. 

Кичә җыр-моң, истәлекләр, ихлас сөйләшүләр белән үрелеп барды. Җырчы авылдашларга аерым рәхмәт. Моңлы тавышларыгыз саекмасын, авылдашларны матур җырларыгыз, шигырьләрегез белән гел сөендереп торыгыз. Һәркем яшьлек елларын, балачак хатирәләрен, күңелдә сакланган матур мизгелләрне яңадан искә төшерде. Минзилә апай, Гөлфия, Гөлсинур апай үзләре язган шигырьләре белән очрашуга аерым ямь өстәделәр. 

Безнең авылда туып-үскән, 54 ел элек авылдан чыгып киткән Рузалия апай Ибраһимованың (Фәйзуллина) чыгышын тыңлау рәхәт иде. Гади авыл кызы нинди уңышларга ирешкән, соклангыч. Ул Мамадыш районында «Ак калфак» оешмасын җитәкли. Үзенең ярдәмнәрен тәкъдим итте. 

Кайткан кунаклар өчен авыл чишмәсе суы да аерым шешәләргә салып, алдан әзерләнеп куелган иде.
Кайткан кунаклар өчен авыл чишмәсе суы да аерым шешәләргә салып, алдан әзерләнеп куелган иде.

Илебезнең тынычлыгын сакларга киткән, хәрби операциядә хезмәт итүчеләр дә телгә алынды. Безнең җирлектән 4 егет: Нәҗмиев, Нәбиев, Фәйзуллин, авылыбыздан киткән Гайнетдиновның әнисе Рузалия апай, тормыш иптәше сеңлем Гүзәл, якыннары, гаиләсе, балалары алдында баш иябез. Якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Киң күңелле авылдашлар

Элеккеге җырларны бал белән баянга башкару күңелгә шатлык хисе генә өстәде. Ул җырларның сүзләре дә онытылмый, алар матур да... Баян моңы — күңелләрнең иң нечкә кылларына кагыла торган моң бит ул. Аның тавышында туган як сагышы да, яшьлек хатирәләре дә, әниләребезнең бишек җырлары да, күңелләрне дәртләндерә торган дәрман да бар.

Башлангыч сыйныф укытучылары Рузалия апа, Нурия апай, Резидә, Рәзинә үз хатирәләре белән уртаклаштылар.

Дүрт сәгатькә сузылган кичә вакытның узуын сиздермичә, һәркемнең күңелендә җылы эз калдырды. Еракта яшәсәк тә, туган авыл, туган нигез, авылдашлар белән булган бәйләнеш күңелләрне һәрвакыт берләштерә.

Туган авылыбыз яшәсен, йортларыбызда иминлек, күңелләребездә бердәмлек булсын!
Тырыш авылы яшәсен, йортларда иминлек, күңелләрдә бердәмлек булсын!

Очрашуны оештыруда ярдәм иткән, килгән, тәбрикләүләрен җиткергән җитәкчеләргә, имамыбызга, җырчыларга, әзерлек эшләрендә катнашкан һәркемгә һәм килгән барлык авылдашларга ихтирамыбызны белдерәбез.

Туган авылыбыз яшәсен, йортларыбызда иминлек, күңелләребездә бердәмлек булсын! Әниләребез исән-сау, арабыздан киткәннәрнең рухлары шат булсын. Мондый матур очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен!

Тырыш авылым, рәхмәт сиңа

Тамырыңны биргән өчен.

Безне кабат бергә җыеп,

Шатлык бүләк иткән өчен!

Мин үзем дә Тырыш авылыннан 37 ел элек чыгып киткән кыз. Бу чараны оештыруга өлешем тигән икән, бик бәхетле булып кайтып киттем. Һәрберегезнең җылы сүзләре белән үземә туган авылның җылысын алдым. Авылдашларым, шундый тырыш, эшчән, гади булып калганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

Балтач районы Нөнәгәр авылында тәрбияче, китапханәче булып эшләүче Зөлфидә Тләкова (Фатыйова)

Фото: шәхси архивтан


Нет комментариев