Тренерлары — Илшат Сәмигуллин.
Казанда киокусинкай каратэ буенча ачык турнир узды. Ярышларда Кукмараның «Атлант» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар яулады.
Инсаф Гыйльметдинов, Данис Гайфиев һәм Раил Гарифуллиннар — беренче, Фирүзә Ибраһимова һәм Расим Усмановлар — икенче, Айвар Биктимеров, Амир Биктимиров, Илүзә Вәлиуллина һәм Искәндәр Сираевлар өченче урыннарны алды.
Спортчыларны ярышларга тренер Илшат Сәмигуллин әзерләде.
Нет комментариев