Көндәлек мәшәкатьләре булса да, өлкәннәрне уртак мавыгу — гармунга, халык моңнарына мәхәббәт бәйли.
Безнең кунаклар
Хезмәттәшебез Йолдыз Гыймадиеваның туры эфир үткәрүен көтеп алабыз. Чөнки кемнәр һәм кайсы өлкә вәкилләре генә килми аның янына! Узган атнада редакциябез гармун моңнарына күмелде, һәм гадәти эш көнебез күңелле очрашу, милли моңнар бәйрәменә әверелде.
Җыр-моңга гашыйк үзешчәннәр, «Кыңгыраулы тальян гармун» төркеме кунаклары Балтач районыннан, Нократ Аланы шәһәреннән һәм Кукмарадан иде.
— Әлеге төркемнең җитәкчесе — бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Рөстәм Фәхриев. Анда республиканың төрле районнарыннан гармунчы, баянчылар тупланган. Кайчандыр биш-алты гына кеше булсак, хәзер инде безнең сафлар 30дан артып китте, — ди алар.
Кунакларыбыз сөйләвенчә, төркемдә төрле һөнәр ияләре берләшкән. Алар арасында умартачылар, тәрбиячеләр дә, заводларда хезмәт куючылар да бар. Көндәлек мәшәкатьләре булса да, өлкәннәрне уртак мавыгу — гармунга, халык моңнарына мәхәббәт бәйли.
— Социаль челтәрләрдә махсус төркемебез бар. Анда һәркем үзе башкарган көйләрнең видеосын җибәрә. Без аларны бергәләп тыңлыйбыз, ялгышларыбыз булса, алар өстендә эшлибез. Иң яхшы дип табылган номерларыбыз белән концертларда чыгыш ясыйбыз, — ди Балтач районының Янгул авылыннан килгән кунагыбыз Рузилә апа Габдрахманова. — Без нота белән түгел, ә үзлектән уйнарга өйрәнгән гармунчылар. Шуның өчен сәхнәгә чыккач, бер-береңне тыңлау, көйне тою аеруча мөһим. Борынгы көйләрне яңгыратырга, үзебезнең яшьлек җырларын башкарырга тырышабыз. Кайда гына булсак та, тамашачылар бик җылы кабул итәләр.
Яшьлек еллары
Бүгенге көндә Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче райондашларыбыз Фәния һәм Марсель Вәлиуллиннар «Кыңгыраулы тальян гармун» төркеменә өч ел элек кушылган.
— Лубянда дөньяга килдем, ә Кәркәүч авылында гомер кичерүче әбием янында үстем, шунда мәктәпне тәмамладым, — дип хатирәләрен яңартты Марсель абый. — Кечкенә чакта әтинең гармунын сүтеп, эчендәге әйберләрен сызгыртып йөрүем әле дә истә. Әтинең моның өчен ачуланганын хәтерләмим. Киресенчә, бервакыт ул миңа «Тула» гармуны алып кайтып бирде. Шуның төймәләренә баса-баса, «әкрен кирәк, ипләп кирәк...» дип, беренче көйләрне чыгарырга өйрәнүемне онытасым юк. Армиядән соң, якынча 40 еллап кулга гармунны алганым булмады. Тормыш мәшәкатьләре, эш белән көннәр үтте. Ә менә лаеклы ялга чыккач, күңел кабат яшьлек елларына, гармун моңнарына тартылды.
Марсель абыйның тормыш юлдашы Фәния апа да — Кәркәүч авылыннан. Алар икесе бер мәктәптә белем алганнар, яшьлек еллары да бергә узган.
— Аттестат алгач, Нократ Аланы шәһәрендәге заводка урнаштым, ә Марсель армиягә китте. Хәрби хезмәттән кайткач, ул да заводка эшкә керде. Дуслыгыбыз тора-бара мәхәббәткә әверелде һәм 1979 елда гаилә кордык, Нократ Аланында төпләндек. Шулай да туган авылыбызны онытмадык, атна саен диярлек кайтып йөри идек, — ди Фәния Шакир кызы. — Ел артыннан еллар узды, пенсиягә дә чыктык. Берсендә компьютерда яңалыклар белән танышып утырганда, шәһәребездә эшләп килүче «Кояш» ансамбле турында белдем. Аның җитәкчесе — райондашыбыз, тумышы белән Вахит авылыннан булган Рәйсә Миннебай кызы. Иптәшем белән бергә әлеге ансамбльгә кушылганга да ун ел вакыт узып китте.
Ә менә өч ел элек «Кыңгыраулы тальян гармун» төркеме вәкилләре дә булганнар. «Күптән түгел Саба районы авылларында хәйрия концертларында чыгыш ясадык, тиздән үзебезнең районга да киләчәкбез. Йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр беркайчан төгәлләнми ул. Безнең дә ике бакчабыз, хәтта бал кортларыбыз бар. Әмма көндәлек эшләр арасында күңелгә рухи азык бирә торган шөгыльгә вакыт таба белү дә бик кирәк», — ди Фәния Вәлиуллина.
Кукмарада гомер кичерүче үзешчән гармунчы Рузалия апа Галләмова белән дә редакциябездә күрештек. Гармунга мәхәббәте аңа балачактан ук килә: ул бу уен коралында уйнарга биш яшендә өйрәнгән.
— Мин тумышым белән Сазтамак авылыннан. Бабам оста тальянчы иде. Аның гармун уйнаганын күз дә алмыйча тыңлап, кайсы төймәләренә басуын игътибар белән карап утырганым истә. Ул өйдә югында үзем дә гармунга үрелә идем. Хәзер менә хромкада шулкадәр яратып, бар дөньямны онытып уйныйм, — дип елмая Рузалия апа. — Ике ел элек мине дә гармунчылар төркеменә кабул иттеләр. Хәзер инде яраткан шөгылем миңа яңа дуслар һәм күңел күтәренкелеге бүләк итә.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев