Түбән Үрәс урта мәктәбендә XII Халыкара фәнни-эзләнү конференциясе оештырылды
Соңгы яңалыклар

Түбән Үрәс урта мәктәбендә XII Халыкара фәнни-эзләнү конференциясе оештырылды

Барлык катнашучыларга да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Түбән Үрәс урта мәктәбендә традицион «Әнвәр Хуҗиәхмәтов укулары»на  йомгак ясалып, XII Халыкара фәнни-эзләнү конференциясе оештырылды.

Укучы, укытучы, тәрбияче һәм балаларның 350дән артык фәнни эшләре каралды. Шулар арасыннан 150 хезмәт кабул ителеп, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Спас, Алексеевск, Чүпрәле районнарынннан, Казан, Казахстан һәм Кытайдан 2нче (очный) турга җыелдылар. Аларның чыгышларын комиссия: галимнәр, методистлар, алдынгы укытучылар, балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары бәяләп, нәтиҗәләр чыгарды.

Конференциядә шулай ук Казахстан галимнәре, КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы укыту, тәрбия бирү методология кафедрасы галимнәре Э.Ш.Миннебаев, Р.Г.Габрахманова, магистрантлар, департамент белгече Р.Ш.Абдрахманов, Казан  мәктәпләре директорлары, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Бакланова, методистлар Гөлнара Шакирова, Алиса Антонова, Таһир Нәбиев, Алия Шәймәрданова, Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Н.Т.Шәрибҗановалар катнашты.

Барлык катнашучыларга да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук КФУ белән берлектә алдынгы мәгариф хезмәткәрләренең мәкаләләре тупланган, 400 битлек электрон җыентык чыгуы көтелә.

Ирек Гайнетдинов, Түбән Үрәс мәктәбе директоры 

Фото: Ирек Гайнетдинов


Нет комментариев