Келәмдә — яшь батырлар: Кукмара районында көрәшчеләр бил алышты
Спорт

Келәмдә — яшь батырлар: Кукмара районында көрәшчеләр бил алышты

Иртәнге якта башланган ярыш кичке караңгылык иңгәндә генә тәмамланды.

Манзарастагы «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Галиев Нурсил Зиннәт улы призларына 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында район беренчелегенә ярышлар булды. 

Турнирны «Батыр» комплексы җитәкчесе, бәйгенең баш хөкемдары Нуретдин Зыятдинов ачып җибәрде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм ветеран көрәшче Нурсил Галиевлар яшь спортчыларга үзләренең хәер-фатыйхаларын бирделәр. 

Түбәндәге көрәшчеләр үз үлчәү авырлыкларында чемпион калдылар.

  • 28 кг — Нариман Нәбиев, Вахит.
  • 32 кг — Әмир Рәхимянов, Купка.
  • 36 кг — Тимур Максимов, Югары Чура.
  • 40 кг — Салават Нәбиев, Байлангар.
  • 45 кг — Раяз Рәхимҗанов, Кукмара 4нче мәктәбе.
  • 50 кг — Арсений Димитриев, Пчеловод.
  • 55 кг — Кирилл Кузьмин, Поч-Кучук.
  • 60 кг — Илнар Фәттахов, Олыяз.
  • 65 кг — Йосыф Ибраһимов, Олыяз.
  • 70 кг — Ленар Егоров, Вахит.
  • 75 кг — Рүзәл Гыйззәтуллин, Байлангар.
  • 80 кг — Ильяс Исмәгыйлев, Ядегәр.
  • 80 кг-нан югары — Илшат Сафиуллин, Күкшел.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Яшь көрәшчеләрне турнирның даими иганәчесе, Зур Кукмарадагы «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов һәм ветеран-көрәшчеләр Рәмис Фәхретдинов, Валерий Федоров, Мөдәррис Фәттаховлар котладылар, киләчәктә дә спортта уңышларга ирешүләрен теләделәр.

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ, автор фотосы


Нет комментариев