Изге йортны яңарту — саваплы хезмәт: Вахиттә тантаналы чара узды
Соңгы яңалыклар

Изге йортны яңарту — саваплы хезмәт: Вахиттә тантаналы чара узды

Теләге булган һәркем биредә никах, ифтар ашлары үткәрә ала, аның өчен аренда суммасы да таләп ителми.

Матур дин йорты

Бу көннәрдә Вахиттә авыл тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык вакыйга булды. Авылда барган зур төзелешләрнең берсе тәмамланды: матур, күркәм дин йорты тагын да яңартылып, җитәкчеләр, мәртәбәле кунаклар, авыл халкы катнашында тантаналы итеп ачылды.

Иң элек бераз гына тарихка күз салып алыйк әле. Әлеге урында 1992 елда мәчет салына. Башыннан ахырына кадәр бу эшне оештырып, аның үзәгендә торучы кеше Миннехан Нигъмәтҗанов булганлыктан, авылдашлары аны шул чорларда Миннехан мәчете дип тә атыйлар. Тора-бара мәчет бинасының халык өчен кечкенәрәк булуын исәпкә алып, биредә 2016 елда яңадан төзелеш эшләре башлана. Әлеге мәчеткә өстәп, 60 кешелек янкорма салына. Идәне дә җылытыла. 130 кешегә исәпләнелгән иман йорты дини гыйбадәтләр урыны гына түгел, ә авылның мәгърифәтчелек үзәгенә дә әверелә. Авыл мәчетендә хатын-кызлар һәм балалар өчен дини укулар да оештырыла башлый. 

Аягында нык басып торучы, халкы күп булган авыл буларак, тора-бара мәчет янәдән янартылу «таләп итә». «Вахит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авылның өлкән кешеләре белән киңәшләшеп, мәчетне тагын да яңартырга, зурайтырга дигән фикергә килә. Бу юлы инде төзеләчәк янкорма яңадан 200 кешегә исәпләнелә. Янкорманы төзү чыгымнарын тулысы белән «Вахит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үз өстенә ала, авыл эшмәкәрләренең дә күпмедер өлеше керә.

Вахитне искиткеч затлы, заманча гыйбадәтханә бизи.
Вахитне искиткеч затлы, заманча гыйбадәтханә бизи.

— 4 апрельдә, элеккеге мәчеткә терәп, янкорма өчен беренче нигез ташы салынды, һәм биредә шушы көнгә кадәр бертуктамый эш барды, — ди «бригадир» буларак төзелештә катнашучыларны барлап торган Рөстәм абый Гыйльмуллин. — Ике ай эчендә стенасы күтәрелде, түбәсе тиз арада ябылды. Бар эшне дә үзебезнекеләр — Вахит осталары башкарды. Көнгә биш тапкыр төзелешкә килеп, бөтенесен барлап, язып бардым.

Барлыгы 110 авылдаш төрлесе-төрле көндә, төрле эштә катнаша. «Наил Нигъмәтҗанов, Айрат Нигъмәтҗанов, Айрат Гыйльфанов, Рамил Закировлар төзелешнең беренче көненнән башлап ахырына кадәр эшләделәр. Ә менә Дамир Шәфигуллин, Илназ Шәфигулиннар стена өеп, түбә япканчы биредә булдылар. Булдырды авылдашлар!» —  ди Рөстәм  Гыйльмуллин.

Мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин да, ачылыш тантанасында һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: «Кылган изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә савабын бирсен», — дип теләде. 

Игелекле хезмәт итсен

Әйе, Вахитне искиткеч затлы, заманча гыйбадәтханә бизи. Аның мәһабәт бинасы, 8 манарасы һәм зәвыклы итеп эшләнгән гөмбәзе ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Мәчет идәненең һәр җире җылытылган, ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары да хәзер аерым-аерым итеп эшләнелгән. Мәчетнең төп ягы ир-атларныкы булып исәпләнелсә, яңа төзелгән өлеше хатын-кызларныкы дип атала. Ул шулай ук мәдрәсә ролен дә үтәячәк. Чөнки бүгенге көндә 70ләп бала бирегә дини белем алырга йөри икән. 

Мәчетнең әлеге өлеше шулай ук никах, ифтар ашлары үткәрү өчен дә бик уңайлы итеп ясалган. Бу турыда үзенең чыгышында «Вахит» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хәсәенов та әйтеп үтте: 

— Теләге булган һәркем биредә никах, ифтар ашлары үткәрсен, аның өчен аренда суммасы да таләп итмибез. Күңеле теләгәнчә сәдакасын мәчеткә бирсә — шул җитә, — диде ул. — Буш булмасын, кеше тулып торсын, халыкка игелекле хезмәт итсен.

Фото: Алия Нигъмәтҗанова


Нет комментариев