Хокук саклау органнары искәртә: банк һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да акчаны курьер аша тапшырырга яки «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим итми
Арча районында яшәүче хатын-кыз телефон мошенниклары корбаны булган. Мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшләүче хатын-кыз, билгесез затларның куркытуына ышанып, җыйган акчасын курьерга тапшырган. Бу хакта Арча мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Мошенниклар аның белән төрле телефон номерларыннан элемтәгә кергән һәм шәхси мәгълүматларын алган. Соңрак алар хатын-кызга акчасының имештер «дустанә булмаган илгә» күчерелүен хәбәр иткән. Янәсе, акчаларын саклап калу өчен, билгеле бер сумманы курьер аша тапшырырга кирәк булган. Аферага ышанган хатын-кыз җыеп барган акчасыннан колак каккан. Әлеге хәлдән соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хокук саклау органнары искәртә: банк һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да акчаны курьер аша тапшырырга яки «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим итми. Мондый таләпләр — мошенниклык билгесе. Шикле шалтыратуларга ышанмаска, мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерергә һәм мондый очраклар турында полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Нет комментариев