Халыкның бердәмлеге, бер йодрыкка туплануы, күмәк ярдәм күрсәтү — Бөек Ватан сугышы чоры традицияләренең бүгенге көндәге чагылышы.
Халыкның бердәмлеге
Ял көнендә Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлар төркеменең алыштыргысыз әйдәп баручысы Илдар Садретдиновтан телефоныма хәбәр килеп төште.
Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм госпитальдә дәваланучыларга мендәр-юрганнар әзерләүне сорап мөрәҗәгать килгән. Илдар бу турыда авыл һәм волонтерлар төркемнәренә белдерүләр урнаштыруымны үтенде.
..Менә шул вакытта авыл халкының нинди зур көчкә ия икәнлеге һәм бердәмлеге чагыла да инде. Зур Кукмара җирлегеннән тыш, бу турыда хәбәр Зур Сәрдек якларына да китте. Әлеге авылның «ут борчасы», волонтерыбыз Рәсимә Хөсәеновадан шул арада бер-бер артлы әлеге хәбәрләр дә килә башлады: «Әкренләп юрган тышлары җыела; Зур Сәрдек гимназиясенең технология укытучысы белән сөйләштем, укучылар белән дәрестә тегәрбез, аларга өйрәнергә дә яхшы булыр, диде; Зур Сәрдектән Гөлназ һәм Зөфәр Бабакуловлардан 11 мендәр килде; 12 метр тукыма бар; 15 метр тукыма бирделәр».
Зур Кукмарада яшәүче тынгысыз волонтерыбыз Зөлфия апа Зәйнетдинова да: «Өйдә тегә алган кеше мендәр тышы әзерләсә яхшы булыр иде, үзем 13не тектем», — дип, төркемгә хәбәр «элде». Бер урамда яшәүче, һәрбер эшкә кулы ятып торучы күршем Рузалия Мифтахова да: «Иртәгә эштә булганлыктан, 15 мендәр тышын өйдә генә әзерләдем», — дип шалтыратты.
Олы хезмәт
...Дүшәмбе көнне кичке якта «Ялкын» яшүсмерләр үзәге чын тегү цехына әверелде. Зур Кукмара, Зур Сәрдек, Купка авылларыннан җыелган егермедән артык хатын-кыз кулга җеп-энә алып эшкә тотынды. Берничәсе тегү машинасы артына утырды. Мендәр тышларына тыгызлап синтепон тутырудан тыш, үзәкнең тагын бер залындагы киң өстәлләрдә юрганнар әзерләнә башлады.
— И-и, солдатларның җилкәләренә салгач, бу юрганнар менә шулай тәнгә ятып торсын, туңдырмасын үзләрен, — дип, апаларның чын йөрәктән теләкләрен тели-тели эшләгәннәрен күреп, күңел дә тулып китә...
Бу кичтә барлыгы 142 мендәр (шуларның 12се Зур Сәрдектән килде), 28 юрган әзерләнде. Мендәр өчен синтепонны Арчадагы бер эшмәкәр «Газель» машинасын тутырып бушлай бирсә (тагын чакырып калган), юрган өчен төргәкле синтепон халыктан җыелган акчага Кукмарадан сатып алынды.
Бу көнне кичке уннар тулып узгач кына кайтыр якка кузгалдык. Куллар талган, арылган, әмма күңелләр күтәренке. Әле эш тә, җыелган тукымалар да бетмәде, атна уртасында тагын бергәләп мендәр-юрган әзерләргә дип сөйләштек. Сишәмбе кичендә волонтерлар янә очрашты: бу юлы Зур Кукмара мәдәният йортында солдатларга 3100 данә традициягә әверелгән үлән чәе әзерләнде. Ә шимбә көнне исә Рудник авылындагы Лилия һәм Руслан Нәбиевлар хуҗалыгында чәкчәк әзерләү эше дәвам итәчәк.
Халыкның бердәмлеге, бер йодрыкка туплануы, күмәк ярдәм күрсәтү — Бөек Ватан сугышы чоры традицияләренең бүгенге көндәге чагылышы. Кайдадыр еракта гөрселдәгән снаряд тавышлары безгә килеп ишетелмәсә дә, монда, тылда да, үзенә күрә бер фронт бара. Ул — йөрәкләрнең, кулларның һәм игелек дигән көчнең бердәмлеге фронты.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев