Эшче яшьләрнең сәләтен, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче «Безнең заман» фестивале төрле һөнәр ияләрен бер мәйданга җыя.
Райондашыбыз Зөһрә Владимирова «Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашты. Ул Татарстанның күпфункцияле үзәкләр җыелма командасы составында чыгыш ясады.
Зөһрә Кукмарадагы күпфункцияле үзәктә беренче категорияле белгеч булып эшли. Мәктәп елларыннан ук сәхнәне ярата, аеруча бию белән мавыга.
— Эшче яшьләр арасында оештырыла торган фестиваль турында ишетүгә үк, анда үземне сынап карыйсым килде һәм катнашырга теләк белдердем. Сентябрь аенда репетицияләребез башланып китте. Бәйгегә әзерләнгән вакытта өч ел районыбызда эшләп килүче «Идел» бию ансамблендә шөгыльләнүемнең дә өлеше зур булды, — дип сөйли ул. — Фестивальнең зона, сайлап алу этапларын үтеп, без суперфиналга чыктык һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән гала-концертта чыгыш ясадык. «Бию», «Визитка-презентация» номинацияләрендә — икенче, ә гомумкоманда зачетында өченче урынны яуладык.
— Конкурста катнашу миңа яңа дуслар табарга, сәләтемне күрсәтергә һәм сәхнә тәҗрибәмне арттырырга мөмкинлек бирде, матур очрашулар, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте, — ди Зөһрә Владимирова. — Мондый чаралар үз-үзеңә ышанычны арттыра, яңа мөмкинлекләр ача һәм алга таба да иҗатка итәргә рухландыра.
Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев