Кукмарада Әниләр көне алдыннан дөньяга килгән сабыйны тантаналы төстә өенә озаттылар
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Әниләр көне алдыннан дөньяга килгән сабыйны тантаналы төстә өенә озаттылар

Роза һәм Фирдүс Шәйхетдиновларга балаларын исән-сау үстерүләрен, гаиләләренә иминлек, татулык һәм бәхет телибез.

Район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 19 ноябрьдә дөньяга килгән сабыйны һәм аның әнисен тантаналы төстә өйләренә озаттылар. Чара Әниләр көне уңаеннан оештырылды.

Роза һәм Фирдүс Шәйхетдиновлар Вахит авылында яши. Ризат — аларның гаиләсендә дүртенче бала.

Бәхетле гаиләне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, дәваханә, Вахитов исемендәге хуҗалык һәм Янил урта мәктәбе вәкилләре тәбрикләде. Алар яшь әнигә һәм сабыйга иң изге теләкләрен җиткерде.

Зөлфия Латыйпова гаиләгә район башлыгы Сергей Димитриевның тәбрикләү хатын, баланың тәүге документы — туу турындагы таныклык тапшырды.

Әниләр көне алдыннан оештырылган әлеге матур чара сабыйның дөньяга килүенә бәйле шатлыкны тагын да арттырды. Роза һәм Фирдүс Шәйхетдиновларга балаларын исән-сау үстерүләрен, гаиләләренә иминлек, татулык һәм бәхет телибез. Ризатның тәүге адымнары, һәр яңа көне якыннарына сөенеч кенә алып килсен!

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев