Кукмараның яшь курайчысы республика бәйгесендә лауреат булды
Соңгы яңалыклар

Кукмараның яшь курайчысы республика бәйгесендә лауреат булды

Денис Кичигинны укытучы Марат Хәсәнов һәм концертмейстер Дамир Рафыйковлар әзерләде.

Алабуга шәһәрендә балалар һәм яшьләр арасында II Республика курайчылар фестиваль-конкурсы узды. Чараның төп максаты — курай кебек традицион уен коралын популярлаштыру, яшь башкаручыларны ачыклау һәм халык музыкаль мирасын саклау.

Әлеге бәйгедә Кукмара балалар музыка мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Денис Кичигин II дәрәҗә лауреат булды.

Яшь музыкантны укытучы Марат Хәсәнов һәм концертмейстер Дамир Рафыйковлар әзерләде.

Фото: Кукмара балалар музыка мәктәбе


Нет комментариев