Кукмара районында автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре дәвам итә
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районында автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре дәвам итә

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барылган эшләр халык өчен уңайлы һәм имин хәрәкәт шартлары булдыруга ярдәм итә.

Районда автомобиль юлларын яңарту, төзекләндерү һәм карап тоту эшләре планлы рәвештә алып барыла. Юл өслеген ремонтлау, чокырларны ямау, юл читләрен тәртипкә китерү кебек хезмәтләр хәрәкәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе Рөстәм Зарипов сүзләренә караганда, Кукмара районындагы «Балтач—Шәмәрдән» — Вахит — Янил автомобиль юлын ремонтлау эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Ремонтланган юл участогының озынлыгы 1,680 чакрым тәшкил итә. 

— Юл участогында асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламы җәелде; өске катлам вак ташлы-мастик асфальт-бетоннан түшәлде; юл кырыйлары вак таш белән ныгытылды; горизонталь юл тамгалары төшерелде, — ди Рөстәм Зарипов. — Ремонт эшләрен «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре башкарды.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барылган эшләр халык өчен уңайлы һәм имин хәрәкәт шартлары булдыруга ярдәм итә.

Фото: Рөстәм Зарипов


Нет комментариев