Белем алу һәркемгә кирәк: Кукмарада инвалид балалар өчен уку мөмкинлекләре бармы
Сорау-җавап

Белем алу һәркемгә кирәк: Кукмарада инвалид балалар өчен уку мөмкинлекләре бармы

Һәр ана үз баласының киләчәге өчен борчыла.

Сорау

Хәерле көн. Мин — физик мөмкинлеге чикле баланың әнисе. Тиздән мәктәпне тәмамлыйбыз. Әмма безнең балаларны алга таба укырга бернинди уку йорты да кабул итми. Мәчкәрә интернат-мәктәбендә: «Алга таба белем алу мөмкинлеге булачак», — дип вәгъдә биргәннәр иде, нәтиҗәдә ул да юкка чыкты. Хәзер безнең физик мөмкинлеге чикле булган балалар өйдә утырырга мәҗбүр. Чөнки алар өчен белем алуны дәвам итәрлек уку йортлары юк.

Балаларыбызга — 15 яшь. Ләкин безнең очракта аларның күбесе укый да, яза да белми. Узган елгы һәм аннан алдагы еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларының да күбесе өйдә утыра, беркайда да укымый һәм эшләми. Алар арасыннан бары тик бер-ике бала гына, үсеш дәрәҗәләре югарырак булганга, үзләренә мөмкинлек таба алган. Ә төп өлеше белемсез һәм эшсез калган.

Шәһәребез җитәкчелегенә һәм уку йортлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез. Безнең үтенечне ишетерләр һәм балаларыбызның алга таба белем алу мәсьәләсе, ниһаять, урыныннан кузгалыр дип өметләнәбез. Алар да белем алырга һәм бәхетле киләчәккә ия булырга хокуклы бит!

Фирүзә Сапарова, тумыштан инвалид баланың әнисе

Һәр бала белем алырга һәм бәхетле киләчәккә ия булырга хокуклы.
Һәр бала белем алырга һәм бәхетле киләчәккә ия булырга хокуклы.

Җавап

Әлеге сорауга район мәгариф идарәсеннән түбәндәге җавап алынды:

— Сапарова Фирүзәнең уку, төп күнекмәләрне (уку һәм язу) үзләштерү, шулай ук инвалид баланы киләчәктә эшкә урнаштыру мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгате Мәчкәрә интернат-мәктәбе администрациясе тарафыннан һәрьяклап каралды һәм җавап район мәгариф идарәсенә тәкъдим ителде. 

Интернат-мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга, шулай ук һәр укучының индивидуаль психофизик мөмкинлекләрен исәпкә алып, аның өчен белем бирү программасын билгели торган Үзәк психология-медицина-педагогика комиссиясе бәяләмәсенә нигезләнеп, катгый рәвештә гамәлгә ашырыла.

Без ананың үз баласының киләчәге өчен борчылуын тирәнтен аңлыйбыз. Интернат-мәктәп ата-аналарның кыенлыкларына игътибарсыз калмый.

Үсешендә авыр тайпылышлары булган балаларның җәмгыятькә алга таба интеграцияләнүенә ярдәм итү максатыннан, Саба районында урнашкан «Югары Отар социаль хезмәт күрсәтү балалар йорты» учреждениесе нәтиҗәле эшли. Әлеге учреждениедә психик тайпылышлары булган балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-педагогик, социаль-психологик һәм социаль-медицина реабилитациясе оештырылган, шулай ук ял итү, түгәрәкләр һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре булдырылган.

Районыбызның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга (туганнан алып 18 яшькә кадәр) комплекслы реабилитация узарга ярдәм итәләр. 
Уңайлы вакансияләрне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә табарга мөмкин. Бу — җайлаштырылган вакансияләр, яшүсмерләр өчен вакытлыча эшкә урнашу, һөнәри юнәлеш бирү һәм укыту тәкъдим ителә торган төп урын. «Россия эше» (trudvsem.ru) порталында «инвалидлар өчен» фильтры бар. Шулай ук дистанцион эш, тулы булмаган эш вакыты һәм стажировка мөмкинлекләрен дә табарга була.

2025–2026 уку елында мәктәпне 5 чыгарылыш укучысы тәмамлады. Аларның берсе хәзерге вакытта үз гаиләсенең фермер хуҗалыгында эшли, атлар һәм эре мөгезле терлек карый. Икенчесе — Өркеш авылындагы фермер хуҗалыгында, өченчесе Янсыбы авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя. Дүртенчесе мәгълүмати технологияләр һәм программалаштыру өлкәсендә гамәли эш тәҗрибәсенә ия, өйдән эшли. Бишенчесе Мамадыш политехник көллиятенә укырга керде.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев