Кукмара волейболчылары республика турнирында бронза медаль яулады
Спорт

Кукмара волейболчылары республика турнирында бронза медаль яулады

Команданы тренер-укытучы Илмар Шәймәрданов әзерләде.

Казанда 2014–2015 елгы кызлар арасында узган «IDEAL SPORTS CUP» волейбол турнирында «Зилант» спорт мәктәбе командасы өченче призлы урын яулады.

Команда составында Ясминә Гимранова, Азалия Зәйнәгыева, Саида Әгълиуллина, София Иванова, Камилә Минһаҗева, Ариша Михайлова, Мария Петрова, Алинә Салихова, Саида Хәбибрахманова, Валерия Хайруллина һәм Амелия Шәймәрдановалар катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча яшь волейболчылар өченче урынга лаек булды.

Команданы тренер-укытучы Илмар Шәймәрданов әзерләде.

Фото: «Зилант» спорткомплексы


Нет комментариев