Бүләкнең бәясе генә түгел, аны нинди максат белән бирү дә әһәмияткә ия.
Әти-әниләр укытучыларга Яңа елга 3 мең сумнан да кыйммәтрәк бүләкләр бирергә тиеш түгел. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев RT белән әңгәмәсендә шул хакта искәртте, дип яза «Татар-информ» МА.
Гражданнар кодексының 575нче маддәсе буенча, бәясе 3 мең сумнан артмаган күчтәнәчләрдән тыш, педагогларга бүләк бирү тыела. Кыйммәт булмаган бүләкләргә, гадәттә, чәчәк, кәнфит, чәй һәм каһвә җыелмалары керә.
Бүләкнең бәясе генә түгел, аны нинди максат белән бирү дә әһәмияткә ия. Әгәр әти-әниләр шул рәвешле баланың билгеләренә яки укытучының аның тәртибенә карата мөнәсәбәтенә йогынты ясарга ниятли икән, бүләкне законсыз бирелгән яки ришвәт дип бәяләргә мөмкин.
Шуңа күрә артык кыйммәтле һәм катлаулы бүләкләр сайламаска кирәк. Иван Соловьев фикеренчә, Яңа ел сувенирлары, мәсәлән, чыршы уенчыклары бик яхшы бүләк булачак.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев