Райондашларыбызның бердәмлеге, игелекле гамәлләре олы мактауга лаек.
Уңган һәм олы йөрәкле Кукмара районы халкы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәрдаим ярдәм күрсәтә. «Сугышчан кардәшлек. Кукмара» волонтерлар төркеме чираттагы хәйрия акциясен башлап җибәрде. «Хәрбиләргә Яңа ел бүләге» дип аталган әлеге изге эшнең төп максаты — Ватан сагында торучы егетләргә матди һәм рухи яктан булышу, туган як җылысын җиткерү.
— Махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан ике райондашыбыз Нива машинасы сорап мөрәҗәгать иткән иде. Уртак тырышлык белән солдатларга җыелган кирәк-яракны да сатып алынган машинага төяп җибәрергә планлаштырабыз. Менә декабрь аенда 74нче ярдәмне озатырга әзерләнәбез. Форсаттан файдаланып, барлык волонтерларга да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Патриотлык хисе һәркемнең күңелендә булырга тиеш. Илдә тизрәк тынычлык урнашып, хәрбиләр туган якларына, гаиләләренә югалтуларсыз, исән-сау кайтсыннар иде, — дип сөйләде төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Волонтерлар базасында эш бер мизгелгә дә туктамый, биредәге киштәләрдә хәрбиләр өчен кирәкле әйберләрнең төрлесе бар. Районыбызның «Көмеш яшь» төркеме аеруча активлык күрсәтә: алар ай саен гуманитар ярдәм туплап тапшыра.
— «Сугышчан кардәшлек. Кукмара» төркеме белән тыгыз элемтәдә торабыз. Яңа ел алдыннан солдатларга бүләкләр, күчтәнәчләр алып килдек, котлау открыткалары яздык. Һәрвакыт кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертергә тырашабыз. Шулай ук Байлангар авылында маскировка челтәрләре дә үрдек, — ди төркем җитәкчесе Нурия Закирова.
Радик Габдрахманов әлеге төркем волонтерларының хезмәтен аерым билгеләп үтте: «Алар беркайчан үтенечне кире какмыйлар. Базада тупланган әйберләрне аерым капларга тутыруда өлкәннәрнең өлеше аеруча зур».
Райондашларыбызның бердәмлеге, игелекле гамәлләре олы мактауга лаек. Һәркемнең кылган яхшылыгы үзләренә әйләнеп кайтсын иде.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев