Быел 300 меңнән артык татарстанлы МАКС аша табибка язылган
Соңгы яңалыклар

Быел 300 меңнән артык татарстанлы МАКС аша табибка язылган

Шулай ук МАКС аша анализ нәтиҗәләрен дә алырга, шулай ук больничныйны дистанцион рәвештә ябарга да мөмкин.

2026 елда Татарстанда 300 меңнән артык кеше МАКС мессенджеры аша табибка язылган. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Быел 300 меңнән артык кеше МАКС мессенджеры аша табибка язылды», — дип белдерде Ефремов.

Ул сервиска ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шулай ук МАКС аша табибка язылып кына калмыйча, анализ нәтиҗәләрен дә алырга, шулай ук больничныйны дистанцион рәвештә ябарга да мөмкин икәнен искәртте. Бу мөмкинлектән ай саен 10 меңнән артык пациент файдалана.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев