500дән артык татарстанлы «Актив озын гомер» программасына җәлеп ителгән
Илкүләм проект кысаларында

500дән артык татарстанлы «Актив озын гомер» программасына җәлеп ителгән

Республикада 12 меңнән артык спорт объекты эшли.

Татарстанда өлкән буын кешеләрнең тормыш активлыгын арттыруга юнәлтелгән «Актив озын гомер» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда анда 502 976 татарстанлы катнашкан, бу республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 44 проценттан артыгы. Программа «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Ихтыяҗ иң зур булган юнәлеш булып спорт һәм физкультура кала — аның белән 356 415 кеше шөгыльләнә. Тагын 123 052 кеше мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенә җәлеп ителгән, 13 404 кеше белем бирү чараларында катнаша, ә 10 105 өлкән кеше волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән.

Республикада 12 меңнән артык спорт объекты эшли. Өлкән кешеләр өчен аларның 70 процентында билетларга һәм абонементларга ташламалар, 30 процентында спорт белән шөгыльләнү өчен бушлай көннәр һәм сәгатьләр бар.

2026 елда «Актив озын гомер» программасы белән өлкән буынның 46 процентын колачлау планлаштырыла, бу 506 265 кеше.

Өлкәннәр көненә республикада 400 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган 1,9 меңнән артык чара планлаштырылган. Чараларны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм республиканың хакимият органнары оештыра. Эш өлкән яшьтәге һәр гражданга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев