Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда быел урман фонды чикләрендә 224 янгын сүндерелгән

Әгәр урманда яки урманга якын җирләрдә ут чыгуны күрсәгез, бу хакта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Татарстанның «Урман янгыннары үзәге» төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада урман фонды белән чиктәш җирләрдә 372 термик нокта һәм 224 яны китү очрагы теркәлгән. Аларны ачыклау һәм юкка чыгару эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Быел урман янгыннары теркәлмәде. Хәзер республика территориясендә янгын куркынычының 3 классы билгеләнде», – диде Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны октябрь урталарында ябыла. Бу чорда янгын куркынычы вазгыятен космостан һәм җир өстеннән күзәтү эшләре дәвам итә.

Әгәр урманда яки урманга якын җирләрдә ут чыгуны күрсәгез, 112, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 номерларына шалтыратырга кирәк, дип искәрттеләр ведомствода.


Нет комментариев