Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмарадан Мәрьям Закированың хыялы — милли бизәнү әйберләре остаханәсе ачу

Тугыз яшьлек Мәрьям Закирова – тырыш, максатчан бала, ул сабый чактан ук кул эшләре белән шөгыльләнә.

Кукмарада яшәүче тугыз яшьлек Мәрьям Закирова — яшь булуына карамастан, чын осталарча кул эшләре белән шөгыльләнүче, иҗат дөньясында үз юлын табучы кыз. Ул ясаган милли бизәнү әйберләре — алкалар, чулпылар, муенсалар — һәрберсе күз явын алырлык, үзенчәлекле, зәвыклы. Ә иң мөһиме — һәр эшендә татар халык милли бизәкләре чагыла.

Мәрьям күппрофильле лицейда өченче сыйныфта белем ала. Ул сабый чагыннан ук бик кызыксынучан булып үсә. Шулай булмый ни, алма агачыннан ерак төшми, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Кызның әнисе Римма Закирова да кул эшләренә битараф түгел, үзе дә иҗат кешесе. Кечкенә чагында, юрган астына качып, әнисенә бүләккә картина чиккән кыз. Ә бүгенге көндә аны оста чигүче буларак Кукмарада гына түгел, хәтта республикада беләләр. Шуңа күрә кызында матурлык тудыручы сәләтнең үсүе очраклы түгел.

«Мәрьям бик тырыш, үҗәт, максатчан бала, һәрвакыт алга омтыла. Казанда яшәгәндә үк, дүрт яшеннән, андагы энергия, мөмкинлекләрне күреп, гимнастика түгәрәгенә бирдек. Кукмарага кайткач та шуның буенча секциягә язылды. Өч ел инде музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Быел исә үзенә тагын бер кызыксыну тапты: бизәнү әйберләре ясый башлады. Бу теләк Сабантуйда Зур Сәрдек авылыннан Ландыш апа Моратованың чулпыларын алганнан соң барлыкка килде. Үзе дә аларны ясап, кабатлап карады. Бу эш аңа бик ошады. Мәрьям ясаган әйберләрен үзе дә тагарга ярата, дус кызларына, туганнарга да бүләк итеп бирә. Кул эшләре баланы түземлеккә, төгәллеккә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, фантазиясен яхшырта. Бала төрле яклап үсәргә тиеш дип уйлыйбыз. Шуңа күрә әтисе белән аңа булышырга тырышабыз: чималын сатып алабыз, уңайлы шартлар тудырабыз. Мәрьямгә барысын да эшләп кара, әмма беркайчан да күңелеңә якын алма, борчылма дип өйрәтәбез», — диде Римма, горурланып.

Кул эшләре белән шөгыльләнү кызны рухи яктан гына тәрбияләми, ә сәламәтлеге өчен дә файдалы дип куана әнисе. Чөнки бизәнү әйберләре ясау вак моториканы үстерә. 

«Баланың көне файдалы уза, төрле кирәкмәгән эшләргә вакыты калмый. Бу — безнеңчә, тәрбия бирүдә дөрес юнәлеш. Шуңа күрә кечкенә ике улыбыз Рамазан белән Раянны да төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Ә Кукмарада моның өчен бөтен шартлар да бар», — диде ул. 

Әйе, Мәрьямнең көннәре һәрвакыт җанлы һәм мәгънәле үтә. Атнага 1 тапкыр иртәнге сәгать алтыда ул фигуралы шуу түгәрәгенә бара. Бу көнне аңа таң белән сәгать биштә йокыдан торырга туры килә. Көндез исә — мәктәптә. Тырыш кыз бик яхшы укый, "бишле"ләр генә ала. Ә аннары атнага дүрт тапкыр фортепиано дәресләренә ашыга. Әмма шундый тыгыз режимда яшәвенә карамастан, Мәрьям бер дә зарланмый, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өлгерә.

«Мәктәптә укырга яратам. Барлык кызыксынуларыма, дуслар белән уйнарга да вакыт җитә. Ә кич белән, дәресләрне хәзерләгәч, бизәнү әйберләре ясарга утырам. Башта аерым элементларын эшлим, аннары аларны тоташтырам. Идеяләр эш барышында үзеннән-үзе туа. Татар милли бизәкләрен үз итәм. Иҗат итү — ул күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра», — диде тырыш кыз.

Ә илһам килгән вакытта алка, чулпыларны ясауның бер авырлыгы да юк, ди Мәрьям. Иң мөһиме: кулда инструмент һәм чимал булсын. Чималны исә әти-әнисе Казандагы махсус кибетләрдән сатып ала яки интернеттан заказ биреп кайтарталар. Билгеле, болар берсе дә очсызлы әйбер түгел. 

«Мин көмеш һәм алтын төсләре белән эшләргә яратам. Зәңгәр ташлардан да бик матур әйберләр килеп чыга», — ди ул. 

Киләчәктә ул үз остаханәсен ачарга, милли бизәнү әйберләре ясап, күргәзмәләрдә катнашырга хыяллана. Аның өчен бу — бары башлангыч кына.

Тырыш, зәвыклы һәм акыллы Мәрьям Закирова — бүгенге көн баласы, әмма күңелендә халкыбызның тамырлары, милли җаны бар. Аның кебек сәләтле балалар булганда, татар мәдәниятенең киләчәге ышанычлы кулларда дияргә була.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев