Әни булу бәхете: Кукмара никахлашу сараенда матур чара
Бәхетле әти-әниләргә район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бүген район ЗАГС бүлегендә Әниләр көненә багышланган матур чара узды. Анда өч-биш бала үстерүче, күптән түгел генә беренче сабыйлары туган, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре һәм беренче нарасыйларын көтүче яшь парлар чакырылган иде.
Аларны район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина һәм «Гаилә канаты астында» республика проектының район бүлеге җитәкчесе Рәйханә Степановалар сәламләп, бәхетле әти-әниләргә район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Әниләр көне — чагыштырмача «яшь» бәйрәм. Аны Россиядә 1998 елдан билгеләп үтәләр. Әмма шуңа да карамастан ул үзенең зур дәрәҗәсе белән игътибарга лаек.
— Татар халкында шундый матур хәдис бар. Анда һәрбер бөек эшнең артында хатын-кыз тора, ул уң кулы белән — бишекне, ә сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә, диелә. Ир-атлар минем белән килешәдер. Кадерле хатын-кызлар, сез— районыбызның байлыгы. Сезгә чын йөрәктән саулык-сәламәтлек телибез, иң мөһиме — балаларыгызны тигезлектә, бәхеттә тәрбияләргә, аякка бастырырга, аларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын, — диде Айгөл Әхмәтшина, чарада катнашучыларга изге теләкләрен ирештереп.
Әни булу — олы бәхет, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Әмма батыр йөрәкле райондашларыбыз бу йөкне үз өсләренә алырга курыкмыйлар.

Регина Мусинаның сүзләренә караганда, районда күпбалалы гаиләләрнең саны елдан-ел арта. Ун ел чамасы элек 500 гаилә бу статусны йөртсә, хәзер аларның саны 1181гә җиткән. Әлеге гаиләләр составында 4 меңгә якын кеше. Билгеле, бу — бик күркәм күренеш.
— Күпбалалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан да ташламалар каралган. Мәсәлән, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 30 проценты кире кайтарыла, балалар бакчасына, түгәрәкләргә дә тулы сумма алынмый, — дип сөйләде ул.
Тантаналы чарага чакырылган күпбалалы гаиләләр арасында Югары Арбаш авылыннан Энҗе Гайнетдинова да бар иде. Ул күптән түгел генә бишенче тапкыр әни булды. Кызчыкка Ләйлә дип исем кушканнар. Энҗе озак еллар Югары Арбаш авылында мәдәният йорты мөдире булып эшли. Чарага да ул балалары белән килгән иде, ә тормыш иптәше Ильяс Алабуга шәһәрендә хезмәт куя икән.
Аш-Буҗи авылыннан Рамилә һәм Айдар Фәйзрахмановлар да шушы көннәрдә бишенче тапкыр әти-әни булганнар. Төпчек улларына Ирек дип исем кушканнар. Рамилә декрет ялына кадәр «Намус» кафесында пешекче ярдәмчесе булып эшләгән, Айдар исә терлекчелек белән шөгыльләнә.

Кукмарада гомер итүче Эльмира һәм Илфир Шәриповлар да — дүрт бала әти-әнисе. Күптән түгел генә өч уллары янына бер кыз бала алып кайтканнар. Аңа Мәликә дигән бик матур исем биргәннәр. Эльмира декрет ялына кадәр «Адай икмәге» ипи пешерү йортында хисапчы вазыйфасын башкарган, ә Илфир — шәхси эшмәкәр.
Гөлназ һәм Ришат Мөхәммәтшиннар Кукмарада яшиләр. Алар — өч бала әти-әнисе. Гөлназ декретка кадәр «Рураям» кондитер цехында хезмәт куйган, ә тормыш иптәше газ хезмәтендә эшли. Төпчекләре Әминә тугач, гаилә күпбалалы статусына ия булган. Бүгенге тантанада аларга шул турыда таныклык тапшырылды.
Алда әйтелгәнчә, бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы, әле күптән түгел генә беренче балалары туып, «әти» статусына ия булган батыр йөрәкле ир-егетләр дә катнашты.
Динә һәм Рәзил Йосыповлар гаиләсендә шушы көннәрдә зур вакыйга булган: аларның көтеп алган нарасыйлары дөньяга килгән. Кыз балага Ясина дип исем кушканнар. Тантанага Рәзилнең әнисе Лилия апа да килгән иде.
«Иң мөһиме: ил-көннәребез тынычланып, әтиләре балалары янына кайтсын, сабыйларын тигезлектә үстерсеннәр», — диде ул.
Людмила һәм Алексей Федоровлар гаиләсенең дә бүген — бәхетле көннәре. Аларның беренче балалары дөньяга килгән. Аңа Анна дип исем кушканнар. Махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләре дә шушы арада вакытлыча ялга кайтып җитәргә тиеш икән. Нинди бәхетле мизгелләр!
Җыр, матур көйләр белән үрелеп барган якты бәйрәм ахырына якынлашты. Алда — зур тормыш. Һәрбер әти-әнигә гомер юлларын рәхәттә үтәргә, сабыйларының игелеген күреп, алар өчен куанып, шатланып яшәргә язсын.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев