Кукмара — мини-футбол буенча спартакиадада беренче урында
Спорт

Кукмара — мини-футбол буенча спартакиадада беренче урында

Ярышларда 14 команда үзара көч сынашты.

Ел дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында 10 спорт төре буенча спартакиада уза.

11-12 ноябрьдә әлеге спартакиадасы кысаларында Саба районында мини-футбол буенча уеннар оештырылды. Ярышларда 14 команда үзара көч сынашты. 

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

  • 1нче урын — Кукмара,
  • 2нче урын — Саба,
  • 3нче урын — Мамадыш,
  • 4нче урын — Лаеш. 

Райондашларны алга таба уңышлар телибез!
Фото: район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе архивыннан


Нет комментариев