Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды

Бүләкләнүчеләр арасында Березняк, Байлангар һәм Оштырма-Юмья авыл җирлекләре башлыклары да бар.

Бүген, 18 декабрьдә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә Lada Niva Travel яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Кукмара районыннан Березняк, Байлангар һәм Оштырма-Юмья авыл җирлекләре башлыклары да бар.

Әлеге техникалар халыкның мәсьәләләрен тизрәк чишәргә һәм авыл территорияләрен үстерү буенча куелган бурычларны нәтиҗәлерәк үтәргә мөмкинлек бирер.

Фото: Илназ Габидуллин

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев