Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Уңышка ирешү сере

Рауза апа шомлы хәбәрне ишетүгә илерә үк башлады: - Үлә-әм! Кайсысы-ы? Исәнме-е?!

Искәндәр абый, өстәл янына утырып, тәмләп кенә чәй эчәргә җыенган мәлдә, ишегалдында күрше егете Рөстәмнең хәвефле тавышы ишетелде:

- Абый! Абый! Чык әле тизрәк, абый! Харап булды бит, ә, харап булды-ы!..

Теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалып, Искәндәр абый аш бүлмәсенең ачык тәрәзәсеннән башын чыгарды да, чәеннән бүлдергән күршесенә ачулы караш ташлап, канәгатьсез мыгырдап куйды:

- Йә, нәрсә булды тагын?

Кабаланып йөгергәннән тыны беткән егет нәкъ тәрәзә каршысында туктап тирән сулыш алды да, кулы белән урам якка ишарәләп, коты чыккан кыяфәттә бер киртәгә, бер күрше абыйсына текәлеп:

- Анда... коеда... анда сезнең кәҗәгез коега егылып төшкән, Искәндәр абый! – диде. 

- Вәйт сиңа мә! – дип, әллә ни исе китмәгәндәй сөйләнеп куйган абзыйның хатыны Рауза апа шомлы хәбәрне ишетүгә илерә үк башлады:

- Үлә-әм! Кайсысы-ы? Исәнме-е?!

Аннары тәрәзә янында аптырашлы халәттә басып торган иренә дәште:

- Күр әле моны, ә? Ник басып торасың!? Әллә йөрәгең дә җонланганмы?! Йөгер, әйдә, тизрәк!

Әмма Искәндәр абый, бернинди хис-эмоцияне чагылдырмаган кызыл йөзен хатынына таба борып, кыска гына ике җөмлә әйтү белән чикләнде:

- Син, әйдә, кысылма! Юкса, кысылып калуың бар...

Язмыш шаяруы дигәндәй, Искәндәр абыйларның кәҗәсе мал табибы Фәнзилнең  капка алдындагы иске коесына егылып төшә. Ишегалларында яңа кое казытканнан соң, урамдагысы ташландык хәлгә килгән була. Ни чылбыры, хәтта куласасы да булмаган шул иске коены күргәч, Искәндәр абый “хым” дип кенә әйтеп куя да уйга чума.

- Нишләтәсең инде аны хәзер? – диде ветврач, кулларын як-якка җәеп. – Кәҗә бит ул - болан кебек нәзек һәм бик куркак хайван, инде егылып төшкәнче үк җан биргәндер...

Әмма кое төбеннән кызганыч тавышлы “Мә-ә-ә!” дигән аваз ишетелгәч, җыелган күрше-күлән моның болай түгеллегенә инанды. Ветеринар исә, институтта алган белемнәрен “җигеп”, үз сүзендә торуын дәвам итте:

- Моның  кадәр биеклектән егылып төшкән малның рәте калмый инде аның! Имгәнгәндер, аяклары сынгандыр... Кыскасы... Миңа бу кое барыбер кирәкми: кәҗәсе-ние белән бергә күмеп куйыйк та – шуның белән вәссәләм!

Шушы гадәти булмаган тәкъдимне ишеткәч, кәҗә хуҗасы беравык нәрсә әйтергә белмичә аптырап басып торды: әүвәл бимазаланудан хафага калган карчыгы Раузаны исенә төшереп, кәҗәне ничек тә чыгарасы иде, дип уйлап куйса, соңыннан малкайны интектереп, аны чиләнеп чыгарганны күз алдына китергәч, Фәнзил фикере ничектер дөресрәк тоела башлады. Ә инде табиб: “Гаеп миндә дә бар – ыстрахуфканың бер өлешен бирермен” дип вәгъдә иткәч, Искәндәр абый аның белән ризалашмыйча булмас дигән катгый нәтиҗәгә килде.

Килешенде – бетте-китте: янәшәдәге чүп үләне каплаган иске балчык өемен актарып, Рөстәм белән Фәнзил ике көрәкләп коены күмә башлагач, нечкә күңеллеләр “аһ” итте.

- Ужжыыс... – диеште кызлар, күзләрен түгәрәкләп һәм авызларын кул белән каплап. Әмма хәлнең бик киеренке булуына карамастан, чагыштырмача тыныч торган адәмнәрдән аермалы буларак, өстәгеләр нәрсә эшли башлаганын абайлаган кәҗә ачыргаланып акырырга тотынды. Аның “Мә-ә-ә!” дигән авазы бу мизгелдә күпләргә “Күм-мәәә!!! Күм-мәәә!!!” дип ишетелде. Ләкин нишләмәк кирәк – мәсьәлә хәл ителгән: күмәсе тәк күмәсе.

Озак вакыт узмый – бахыр малкай кычкырудан туктый, дөнья тынычланып киткәндәй була. Бераздан Рөстәм белән Фәнзилгә катырак бәгырьле күрше егетләре дә ярдәмгә килгәч, эш тизләтелә, ә инде коеның яртысыннан күбрәге күмелгәч, Фәнзил, эшне туктатып, башын аска иеп эчкә карап ала да... нәрсәгәдер бик шаккатып, гаҗәпләнүеннән сызгырып куя. Шуннан соң башкалар да кызыксынып аска карый, һәм коега атылган балчык өстендә аягында басып торган канәгать кыяфәтле исән-имин кәҗәне күргәч, үзләре дә сизмәстән шулай ук сызгырып җибәрәләр.

- Вәйт иты да-а! – дип, гаҗәпсенеп әйтеп куя хәйран калган Искәндәр абый.

Хәлнең хикмәте нәрсәдә булуын аңлап алган егетләр коега тагын берничә көрәк балчык ата, кәҗә исә өстенә атылган балчыкны селкеп төшерә дә аяклары белән төйгечләп, тыгызлап куя. Моны күргән авыл агай-энеләре түзми һәм “Сүбехәәнәллаһ - мәә шәәллаһ!” – дип тел шартлатып, коега балчык атуларын дәвам итә. Кәҗә дә тырышып үз эшен башкара. Шулай итеп, озак вакыт та үтми, кое ахырына кадәр күмелеп килгәндә, Искәндәр абыйларның газиз малкайлары өскә чыга. Янәшәдәге тактага сикереп төшкән кәҗәне авыл халкы кул чабып каршы ала.

Шушы искитәрлек кызык вакыйга күпләр өчен зур гыйбрәт була. Авыл имамы Җомга намазында  бу хәлне искә төшереп, шундый аңлатма бирә:

- Һәр кешенең тормышында проблемалар булмыйча калмый.  Авырлыклар, бәла-казалар рәвешендәге “балчык” өстебезгә гел коелып тора. Әмма шуны  аңлау мөһим: безгә килгән һәр авырлык ул – уңышка ирешү өчен бер адым, чөнки шушы авырлыкларны “селкеп төшерү” нәтиҗәсендә этәрелеп алга таба кузгалып китәр өчен үзенчәлекле бер “мәйданчык” барлыкка килә. Тормыш юлыннан атлаганда һәркем Фәнзилнең коесы кебек тирән караңгы чокырга да егылып төшәргә мөмкин. Шул вакытта өстебезгә коелган, бик куркыныч тоелган  кыенлыклар “балчыгын” өстән каккалап, тыгызлап куярга һәм, шулай итеп, әкрен генә булса да өскә күтәрелергә кирәк. Искәндәрләрнең кәҗәсе нәкъ шулай эшләп, сезгә бик яхшы сабак биргәнен онытасы түгел, җәмәгать, онытасы түгел...

Ришат КУРАМШИН

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk