25 яшьлек йөкле хатынны яшен суккан
Табигать дәһшәтле көчен әледән-әле күрсәтеп, гаҗәпкә дә калдырып, өркетеп тә тора. Әле күптән түгел Забайкалье краенда яңгыр өзлексез яуганлыктан елгалар ярларыннан чыгып, йөзләгән йортны, юлларны, бакчаларны су баскан, көчле ташкын берничә күперне, шул исәптән бер тимер юл күперен агызып киткән иде.