Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Август аенда бакча эшләре

    Файдалы киңәшләр

    • Крыжовник, кара карлыганның уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәләр, соңыннан төпләрен йомшарталар.
    • Кура җиләгенең 5-6 яшь куакларын гына калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк кисеп, су сибәләр.
    • Коелган алма, груша, сливаларны җыеп эшкәртәләр яки җиргә күмәләр.
    • Кыш көне куллану өчен укроп, бөтнек киптерәләр.
    • Бакча җиләген (виктория) җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Август ахырында яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көнаралаш су сибәләр. 
    • Кыярның саргайган яфракларын җыялар.
    • Августта, октябрь ахырында - агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдыралар.

    Реклама

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: